Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 77 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Дуслык" лагеренең 13 нче көне 16.06.2022
Бүген "Дуслык" лагеренең 13 нче көне булып узды. Бүгенге көнебез чишмәләргә сәяхәткә багышланган иде. Укучылар Кече Шыңар чишмәсенә сәяхәт иттеләр. Чишмә янында күңелле уеннар уйналды. Соңыннан ООО "Туган як" оешмасына экскурсиягә бардылар.
-
"Дуслык" лагеренең 12 нче көне 14.06.2022
Бүген "Дуслык" лагеренең 12 нче көне булып узды. Иртәбез иртәнге линейка һәм физзарядка белән башланып китте. Бүген укучылар авыл китапханәсенә экскурсия ясадылар. Яңа китаплар белән таныштылар.
-
"Дуслык" лагеренең 11 нче көне 13.06.2022
Бүген "Дуслык" лагеренең 11 нче көне булып узды. Бүген укучылар "Туган як" оешмасына экскурсиягә бардылар. Экскурсия балаларга бик ошады. Соңыннан укучылар экология темас ына буклетлар әзерләделәр
-
"Дуслык" лагеренең 10 нчы көне 10.06.2022
Бүген "Дуслык" лагеренең 10 нчы көне булып үтте. Әлеге көнебез 12 нче июнь Россия көненә багышланган иде. Укучылар арасында "Россия-минем Ватаным" темасына иң яхшы плакат һәм иң яхшы рәсем темасы игълан ителде. Укучылар бу конкурсларда бик теләп катнаштылар
-
"Дуслык" лагеренең 9 нчы көне 09.06.2022
Бүген "Дуслык" лагеренең 9 нчы көне булып узды. Бүгенге көнебез Петр 1 нең тууына 350 ел булуга багышланган иде. Укучылар Петр 1 турында видеороликлар карадылар, квест уенында катнаштылар.
-
"Дуслык" лагеренең 8 нче көне 09.06.2022
Бүген "Дуслык" лагеренең 8 нче көне булып үтте. Бүген тәрбияче һәм вожатыйлар укучыларга "Мисс лагерь, мистер лагерь" бәйгесе үткәрделәр. Укучылар уеннарда актив һәм теләп катнаштылар. Укучылар үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Ахырдан лагерьның миссы һәм мистеры сайланды.
-
"Коррупциягә каршы көрәш" темасына иң яхшы плакат конкурсы. 07.06.2022
Конкурс на лучший плакат по антикоррупции «Коррупции нет места на планете»
Среди воспитанников лагеря «Дуслык» прошел конкурс на самый лучший плакат по антикоррупции «Нет коррупции!» Цель этого мероприятия: привлечение внимания широкой аудитории к проблематике, связанной с проявлением коррупции в российском обществе, и формирование нетерпимого отношения к коррупционным правонарушениям на федеральной государственной гражданской службе и в обществе.
Задачи: выражение активной жизненной позиции и повышение уровня сознания и гражданской ответственности.
-
"Дуслык" лагеренең 7 нче көне. 07.06.2022
Быел ислам дине барлыкка килүгә 1100 ел. Шул уңайдан 7 нче июнь көнне “Дуслык” ял һәм сәламәтлек лагеренә йөрүче укучылар Кече Шыңар мәчетенә экскурсиягә бардылар. Укучыларны Кече Шыңар мәчете имам-хатыйбы Рафил Нуриәхмәтов каршы алды. Экскурсиябезнең максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту; үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезен формалаштыру да максат итеп куелды. Балалар мәчетнең барлык бүлмәләре белән таныштылар. Мөселман кешесе мәчеткә барыр алдыннан нәрсә эшләргә тиеш, мәчеткә килгән ир-атларның, хатын-кызларның киеме нинди булырга тиеш икәнлеге сөйләнде. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам икәнлеген, изге китап – Коръән икәнлеген мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләнде. Укучыларга мәчеткә экскурсиягә килү ошады.
-
"Дуслык" лагеренең 6 нчы көне 06.06.2022
Бүген 6 нчы июнь - "Дуслык" лагеренең 6 нчы көне. Бүгенге көнебез рус теле көненә багышланган иде. Укучылар А.С.Пушкин әкиятләрен искә төшерделәр, аның биографиясе белән тирәнрәк таныштылар. Көннең икенче өлеше хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.
-
"Дуслык" лагеренең 5 нче көне. 05.06.2022
Бүген "Дуслык" лагеренең 5 нче көне. Бүген 5 нче июнь- тирә-як табигатьне саклау көне. Бүген укучылар белән отрядлар арасында экологик викторина үткәрелде. Викторина: "Җир-безнең уртак йортыбыз" дип аталды. Укучылар экология турында булган белемнәрен тирәнәйттеләр.