МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Тал песие белән танышу. 14.03.2017
Бүгенге сөйләм үстерү эшчәнлегендә балалар яз аенына хас булган билгеләр белән таныштылар (карлы, яңгырлы, кояшлы, йолдызлы, төннәр кыска, көннәр озын, гөрләвекләр ага, кар эри һ.б.) Һәм тәрбияче апалары юлдан тапкан күбрәк елга буйларында үсүче тал песие белән таныштылар. Тәрбияче апалары тал песиен сулы банкага урнаштырып киләчәктә күзәтеп торуларын әйтте. Бу иҗади эш балаларда табигатькә карата сакчыл караш, миһербанлык, кайгыртучанлык тәрбияләү максаты булып тора. -
Март ишек төбендә. 13.03.2017

Бүгенге эшчәнлектә яңа төр рәсем ясау ысулы белән таныштык Һәм дымлы кәгазьләргә акварель краскалар ярдәмендә язның беренче ае мартны чагылдырдык.
-
Гөлләрне тәрбиялибез. 09.03.2017

Без бакчада гөлләрне тәрбиялибез һәм әниләребезгә дә өйдә гөлләр тәрбияләргә булышабыз.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге. 09.03.2017

Бүген балалар белән әниләргә ярату, хөрмәт нигезеннән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә ак чәчәк ясадык.
-
Физкультура эшчәнлеге. 07.03.2017

Физкультура эшчәнлегендә балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйныйбыз, ике аякта, бер аякта сикерү элементлары кертелгән күнегүләр эшлибез. Уеннар аша балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләнә.
-
Математика иленә сәяхәт. 07.03.2017

Математика эшчәнлегендә смешарикларга ярдәм итүебезне дәвам иттек һәм геометрик фигураларны танырга да өйрәндек.
-
Әниемә бүләккә чәчәк бәйләме. 06.03.2017

Балаларда әниләргә карата ихтирам, ярату тәрбияләү, рәсем ясау күнекмәләрен үстерү максатыннан балалар белән чәчәк бәйләмен ак битләргә ясадык.
-
"Әтием- әниемнең җылы кочагы!" 03.03.2017

Бүген бакчабызда "Әти -әниемнең җылы кочагы", дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә беренче өлешендә балалар әти-әниләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Икенче өлештә әти-әниләр күңелле уеннар уйнап бәйрәмне төгәлләделәр. Бәйрәмебез бик матур, күңелле узды.
-
Бәйрәм мизгелләре. 03.03.2017

Әти белән бергәләп,
Уйнаулары, әй, рәхәт.
Әти белән, әй, күңелле.
Әти белән бик рәхәт.
-
Без биибез. 03.03.2017

Бәйрәмебез гөрләп барсын,
Уен-көлке күп булсын.
Әйдәгез, бер биик әле,
Кунаклар карап торсын.




