МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Бәйрәм белән кадерле әтиләребез!!! 22.02.2018

Без бүген бакчабызда кадерле кешеләребезнең 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Барлык әтиләрне, малайларыбызны. бабайларыбызны чын йөрәктән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, балаларыбызга урнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
…Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Таба алмам алыштырыр кеше-
Әйлэнсәм дә бөтен дөньяны.
«Балам» диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртувың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч!
Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк.
Тынычлык, иминлек сагында – сез кирэк!!!
-
Бәйрәм мизгелләре. 22.02.2018

Кадерле әтиләребез!
Дөньядагы барлык яхшылыкны
Килә сезгә бүләк итәсе
Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта
Килә сезне һөрмәт итәсе.
-
Илебез тыныч булсын! 22.02.2018

Бәйрәмнең ахырында илебез тыныч, күгебез аяз, балаларыбыз шат, барчабыз исән-сау булыйк, сәламәт яшик , дип салют аттырдык.
-
Без төз атучылар. 22.02.2018

Балалар белән төз атучылар уенын уйнадык.
-
Бездә бүген семинар. 21.02.2018

Бүген бакчабызда семинар булып утте. Семинарның темасы "ФГОС алымнарын кулланып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү" темасы чагылдырылды. Семинарда район мәгариф бүлеген әйдәп баручы Алинә Рөстәмовна тәрбия эше буенча методист Фирүзә Илһамовна терәк бакчабызның мөдире Файзрахманова Р.Ф. һәм тәрбиячеләр катнашты. Семинарны бакчабызның мөдире Гөлсинә Хамитовна ачып җибәрде. Тәрбияче Хаҗиева Айгөл "Казан шәһәре буенчы сәяхәт" исемле эшчәнлек күрсәтте. Инглиз теле укытучысы Елена Васильевна шулай ук юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы эшчәнлек күрсәтте.
-
Путешествие в правильный город. 21.02.2018

Инглиз теле укытучысы Елена Васильвна "Путешестивие в правильный город" темасына эшчәнлек күрсәтте. Балалар инглиз телендә транспорт төрләрен һәм дә билгеләрне таный белделәр.
-
Тау шуабыз. 19.02.2018

Рәхәтләнеп тау шуабыз.
-
Күппочмаклы геометрик фигураларны өйрәнәбез. 13.02.2018

Математика эшчәнлегендә күппочмаклы геометрик фигураларны өйрәндек һәм аларны төсләр белән билгеләп буядык.
-
Рәсем эшчәнлеге. 12.02.2018

Бүген рәсем эшчәнлегендә Муса Җәлилнең әсәрләрен искә төшердек һәм кызыл ромашка шигыренә рәсем ясадык.
-
Әкиятләр буенча викторина. 09.02.2018

Әйләнә - тирә дөнья эшчәнлегендә балалар белән викторина үткәрдек балалар әкиятләрне кем язганын, әкиятнең исемен искә төшерделәр.




