МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Язның беренче айлары. 24.03.2021

Язның беренче аенын соңгы көне булса да әмма кыш ае бездән китергә ашыкмый. Ул үзенең салкыннары, ап-ак карлары белән безне һаман сөендереп, куандырып тора.
-
Суганны күзәтәбез. 22.03.2021

Бүген үзебезнең утырткан суганны күзәттек.
-
Туган телем - иркә гөлем! 20.03.2021

Бүген "Миләшкәй" бакчасы балалары белән Олы - Нырты мәдәният йортына экскурсиягә бардык. Һәм "Туган телем - иркә гөлем!" дип, исемләнгән бәйрәм иртәсендә катнаштык. Бәйрәмебезнең максаты балаларның туган тел турында белемнәрен камилләштерү, шигырь, җыр,мәкальләр аша туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү, туган телебезне ярату хисләре, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге тәрбияләү, сүз байлыкларын арттыру әбием сандыгында ниләр барлыгын искә төшерү.
-
Бәйрәм мизгелләре. 20.03.2021

Бәйрәм вакытында яратып җырлый торган татар халык җырын "Куш кулым" ны җырладык.
-
Китапханәдә кунакта. 20.03.2021

Бүген шулай ук китапханәдә кунакта булдык .Әбиемнең серле сандыгындагы әйберләр белән якыннан таныштык.
-
Тузганак чәчәге. 18.03.2021

Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә кечкенәләр, уртанчылар белән тузганак язның беренче чәчәкләре белән таныштык һәм аны кисеп ябыштырдык.
-
Суган утыртабыз. 17.03.2021

Бүген балалар белән суган утырттык һәм кечкенә генә тәрәз төбендә яшелчә бакчасын булдырдык.
-
8 Март - Халык ара хатын кызлар бәйрәме. 06.03.2021

Бүген Олы - Нырты мәдәният йортында "Милэшкэй" балалар бакчасы балалары 8 март -Халык ара хатын кызлар бәйрәме унаеннан "Әниләр белән бергә", дип исемләнгән кичәдә катнаштылар. Балалар үзләренең әниләре белән көч сынаштылар. Алар әниләренә бүләк итеп өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен башкардылар.
-
Әниемә бүләгем. 04.03.2021

Кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап аларга матур чәчәкләр кисеп ябыштырдык.
-
Грамота эшчәнлеге. 03.03.2021

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме белән "И" сузык хәрефне танырга, язырга өйрәндек һәм "җанлы хәрефләр" уеннары аша "и" хәрефе нинди сүзләрдә булуын белдек.




