Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 42 учащихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Юлларда сак булыйк! 20.01.2020
Бүген мәктәбебездә Саба районы "Юл хәрәкәте иминлеге"профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. белән очрашу узды. Гүзәл Назифовна башлангыч сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде, киңәшләр бирде.Укучылар үз белемнәрен кызыклы видеороликлар, мультфильмнар ярдәмендә ныгыттылар.Соңыннан аларга ут яктырткыч элементлар, эчтәлекле китаплар тапшырылды.Чара бик кызыклы, файдалы булды.
-
"Кошлар ашханәсе" 18.01.2020
Кыш көне кошларга ярдәм итү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары төрледән- төрле матур җимлекләр ясап алып килделәр. Бүген 2,4 нче сыйныф укучылары җимлекләрне агачларга урнаштырып, җимнәр салдылар.
-
Наши успехи в спорте. 18.01.2020
Ученик 2 класса Хузин Нияз и Самигуллин Ильнар (ученик 5 кл.) заняли 2 место в новогоднем турнире по көрәш МБУ СШ "Олимп"Сабинского муниципального района среди юношей 2004-2005,2006 г.р. и моложе. Молодцы!
-
Тимурчылык эше.
13.01.2020
Мәктәбебездә тимурчылык эше дәвам итә. 8 нче сыйныф укучылары ялгыз яшәүче Флера апаның капка төпләрен һәм ишегалларын кардан чистартып ярдәм күрсәттеләр.
-
Чыршы бәйрәме 06.01.2020
Бүген мәктәбебезнең уку һәм спорт, сәнгать ягыннан алдынгы укучыларыбыз Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов тарафыннан үткәрелгән чыршы бәйрәмендә катнашу бәхетенә ирештеләр. Бәйрәм куңелле узды, укучыларга бик ошады.
-
Лагерьның бишенче көне. 29.12.2019
Бүген укучылар өчен "Брейн ринг" уены үткәрелде.Аларга бу уен бик кызыклы булды.Көн дәвамында "Күңелле стартлар"уены да оештырылды.
-
Лагерьның дүртенче көне. 28.12.2019
Укучылар бүген ике командага бүленеп "Тамчы шоу" уенында көч сынаштылар. "Җитезрәк,көчлерәк биегерәк" уенында спорт ягыннан үзләрен сынадылар.
-
Яңа ел белән! 28.12.2019
Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Бүген мәктәбебездә шаулап-гөрләп "Хуш киләсең,Яңа ел!" кичәсе үткәрелде. Яңа ел тамашасы Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары катнашында күңелле җырлар, төрле биюләр, фокуслар белән үрелеп барды. -
Лагерьның өченче көне. 27.12.2019
Бүген укучылар өчен экологик викторина үткәрелде. Шулай ук эстафета уеныныда да укучылар бик яратып уйнадылар..
-
Лагерьның икенче көне. 26.12.2019
Бүген кышкы лагерьга йөрүче укучылар өчен Хабибрахманова Г.Ш. сәнгать темасына багышланган "Синең уен" дип аталган кызыклы уен-ярыш үткәрде. Укучылар бик теләп катнаштылар.