Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Боз сараена сәяхәт. 27.03.2013

Каникуллар дәвам итә. Бүген укучылар "Нарат"боз сараена экскурсиягә бардылар.
Бик күңелле бозда шуулары
Дуслар белән бергәләп.
Шуның өчен дә без сау-сәламәт.
-
Нәүрүз,мөбәракбад!!! 24.03.2013

Бүген нәүрүз бәйрәме булды.
Яз бәйрәмен каршылап төрле уеннар,ярышлар үткәрелде,
соңыннан һәммә кеше тәмле ботка белән сыйланды.
-
"Көчсез чылбыр" уены 23.03.2013

География фәненнән 7нче сыйныф укучылары арасында "Көчсез чылбыр"уены үткәрелде.
Бик күп көч сынашудан соң, 1нче урынга Кәримов Фәүзән,2нче урынга Хәбибрахманова Гөлфинә лаек булды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 23.03.2013

23нче март көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы булды.
Мәктәп директоры Гөлнур Вакыйфовна һәм завуч Фирая Әхмәтхановна әти-әниләрне 3нче чирек нәтиҗәләре,каникул планы белән таныштырдылар.
"Гаиләдә әхлак тәрбиясе"дигән темага Зифа Давытовна чыгыш ясады.
Соңыннан сөйләшүләр аерым классларда дәвам итте.
-
Ур-р-ра!!! Каникул!!! 23.03.2013

Укучылар көтеп алган язгы каникулга чыктылар.
1-8нче сыйныф укучылары рәхәтләнеп түгәрәк һәм экскурсияләргә,ә
9нчы сыйныф укучылары пробный ГИА һәм консультацияләргә йөриячәк.
Каникуллар күңелле һәм файдалы үтсен!!!
-
Тылсымчылар иленә сәяхәт. 21.03.2013

20нче март көнне 1-8нче сыйныфлар өчен"Тылсымлы химия"дигән темага кичә булды.
Химия,аның тарихы,кызыклы тәҗрибәләр ясау,укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Урман-ил байлыгы. 21.03.2013

21нче март-урман көне.Шушы уңайдан,Рузалия Хәмитовна "Урман дәресе"үткәрде.
Укучылар әлеге дәрестә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Әйе,урман-безнең байлыгыбыз.Аны сакларга кирәк!!!
-
Химия-биология,география атналыгы. 18.03.2013

Мәктәбебездә химия-биология,география атналыгы башланды. Линейкада Рузалия Хәмитовна атналыкның планы белән таныштырды.
"Кошлар-безнең дусларыбыз"дигән темага монтаж куелды.
-
Республикакүләм олимпиада. 18.03.2013

6нчы сыйныф укучысы Сафиев Рүзәл(укытучысы ГалимуллинИ.Ш.) математика фәненнән республикага олимпиадага барды.Аңа уңышлар телибез!!!!
-
Районкүләм милли көрәш. 17.03.2013

16нчы март көнне мәктәбебездә Фаляхов Рифат Мәүлет улы истәлегенә милли көрәш бәйгесе булды.
Безнең җиңүчеләребез:
Галимуллин Фаяз-1урын;
Каюмов Нияз-1урын;
Галимуллин Нияз-2урын;
Кәбиров Нүрсил-2урын;
Дәүләтов Рәмис-3урын;











