Ул — татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 

Аңа 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була.

Муса Җәлил дигәндә без батырлык,каһарманлык,талантлылык,тугрылык, кебек сүзләр кулланабыз.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес. Бүген мәктәбебездә М.Җәлилнең туган көненә багышланган 5-6 сыйныф укучылары арасында "Тамчы-шоу" уены үткәрелде. Уенда укучыларга шагырьнең биографиясенә, шигырьләренә кагылышлы сораулар бирелде. "Халкымның күңел җәүһәрләре" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар.