Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
Год основания учреждения: | 1933 |
У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
"Кояш гомере телими мин,әнием сиңа!"
26.11.2016
Буген без әниләр көненә багышланган "Иң-иң" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.Ни өченме? Чөнки бүген иң-иң ямьле,затлы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр бәйрәме.Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез-Әниләр! Хөрмәтле әниләр!Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,иминлек,озын гомер телибез.Һәрвакыт шат,сөйкемле,бәхетле булыгыз!
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл!
03.11.2016
3 ноябрь көнне барлык сыйныфлар өчен "Сәламәтлек көне" үткәрдек.Укучылар ГТО нормативлары белән таныштылар һәм тапшырдылар.
-
"Юлда йөрсән бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!!!"
02.11.2016
ЮИД түгәрәге әгъзалары "Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел" интеллектуаль бәйгедә көч сынаштылар.Командалар "Светофор" һәм "Зебра" исеме астында ярыштылар.Бик кызыклы,мавыктыргыч уенда "Светофор" командасы (6нчы сыйныф укучылары) җинүгә иреште."Зебра"командасы да лаеклы ,матур уен күрсәтте.Чара файдалы һәм күңелле үтте.
-
28.10.2016
Балык Бистәсе районында 2001-2003 елгы укучылар арасында мини-футбол ярышы булды.12 мәктәп катнашында үткән әлеге ярышта безнең мәктәп командасы II урынны алды.Молодцы егетләр !!!
-
Сак бул!
21.10.2016
Лаеш районы «ФКУ «Центр ГИМС МЧС России по РТ» участок инспекторы Каримов Ильшат Фаридович елның теләсә кайсы фасылында мәктәпләрдә сулыкларда сак булуны кисәтү буенча эзлекле эш алып бара. Инспектор 5-11 класс укучыларына көзен сулыкларда, бозда сак булу кирәклеге турында аңлатулар алып барды, әлеге җәһәттән киңәш-тәкъдимнәрен бирде,укучылар практик эшлэр эшләде.
-
Сөмбелә бәйрәме.
14.10.2016
Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе- Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.Бәйрәм Сөмбеләләр чыгышы белән башланып китте, төрле конкурслар,уеннар белән үрелеп барды.Һәр класс уңыш өстәле әзерләгән иде.Бәйрәм күңелле үтте.
-
Укытучылар көне белән!
05.10.2016
Хөрмәтле укытучылар! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!
-
Сөмбелә бәйрәме
03.10.2016
Буген башлангыч сыйныфлар табигать кочагына экскурсиягә чыктылар.Сөмбелә бәйрәме үткәрделәр.Бәйрәм күңелле уеннар,җырлар,конкурслар белән урелеп барды.Балалар шат күңел,күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
"Яшәгез сез,мәңге яшь булып"
01.10.2016
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.Без дә үз чиратыбызда, авылыбыздагы өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котладык,аларга рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!
-
Экологический субботник
30.09.2016
Сегодня в нашей школе после уроков прошел субботник, в котором приняли участие ученики 5-11 классов. Вооружившись необходимым инвентарем, ребята со своими классными руководителями дружно вышли на борьбу с беспорядком. Вся территория была поделена на участки, которые были распределены между классами. Все вместе дружно наводили порядок вокруг своей школы. Они собирали мусор, сгребали прошлогоднюю листву и траву, собирали старые ветви деревьев.Привели в порядок пришкольный участок,где были выращены овощи для столовой школы.
Общими усилиями преобразился: везде чисто и сказочно красиво.
Во время субботника ребята не только работали, но и наслаждались прекрасным весенним пейзажем.
Все поработали на славу! Теперь вокруг нашей школы и в парке чистота и порядок.
Спасибо всем участникам этого субботника!