Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
Год основания учреждения: | 1933 |
У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Лагерьның 18нче көне 21.06.2017
"Җиденче хис" уены.
-
Лагерьның 17нче көне 20.06.2017
Без бүген тозлы камырдан әвәләп төрле әйберләр ясадык.Балаларга бу шөгыль бик тә ошый, чөнки камыр материал буларак, эластик, сузылучан. Аннан төрле фигуралар ясау бик җиңел. Мондый әйберләр озак сакланалар. Ә камыр белән эшләү балаларга, әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә. Әвәләгәндә исә безнең бармакларыбыз, кулларыбыз хәрәкәтләнә. Бармаклар ни кадәр күбрәк хәрәкәт итсәләр, баланың сөйләме дә, шул кадәр күбрәк үсә. Баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.
-
Лагерьның 16нчы көне 19.06.2017
"Балыкчылар көне" уңаеннан без дә Алгазак буасына балык тотарга бардык.Табигать кочагында үткән әлеге сәяхәтебез безгә бик тә ошады.
-
Лагерьның 15нче көне 17.06.2017
"Алло,без талантлар эзлибез" . Бүгенге чара нәкъ менә шулай аталды.Укучылар бу конкурска ныклап әзерләнделәр. Алар үзләренең сәләтләрен, җыр-биюгә,кул эшенә осталыкларын күрсәттеләр. Һәр бала да алдынгылыкны алу өчен үзеннән күп көч кертте.
-
Лагерьның 14нче көне 16.06.2017
Без бүген "Чишмәләр акциясе"н дәвам итеп "Ярулла" һәм "Каюм бабай" чишмәләренә бардык
-
Лагерьның 13нче көне 15.06.2017
"Кино көне" уңаеннан А.С.Пушкинның "Руслан и Людмила" кинофильмын карадык.Ике сериядән торган әлеге кино А.С.пушкинның туган көненә дә,илебез сәнгатенә дә туры килә.Соңыннан әсәр буенча тәэсирләр белән уртаклаштык.
-
Лагерьның 12 нче көне 14.06.2017
Балалар "Ут дус та,дошман да" дигән рәсем конкурсына әзерләнәләр.
-
Лагерьның 11 нче көне 13.06.2017
Мәктәп укучылары «Бәхетле балачак» дип исемләнгән асфальт рәсемнәре конкурсында көчләрен сынап карадылар. Балаларның фантазиясе шаккатмалы! Нинди генә рәсемнәр, әкият геройлары ясамадылар алар. Конкурста урыннар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде: Татарстан Республикасында Су саклагыч зоналар елы, Габдулла Тукайның тууына 131 ел, Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә номинацияләре.Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның 10нчы көне 12.06.2017
Бүген без Россия көненә багышланган “Мин Россиядә яшим» темасына сәяхәт-викторина үткәрдек. станцияне уздылар.Викторинада илебез тарихы буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Белемнәрен тикшерү белән бергә, балалар Россия тарихы, аның күренекле шәхесләре турында күп мәгълүматлар да алдылар.Илебез күге һәрчак тыныч,аяз булсын иде.Бәйрәм белән.
-
Россия көне белән! 12.06.2017
12 июнь - Россия көне уңаеннан "Ялкын" ял һәм хезмәт лагерында тәрбия сәгатьләре,викторина,рәсемнәр конкурслары үткәрелде.