Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 46, воспитанники 5/укучылар 46, тәрбияләнүчеләр 5 |
| У нас учат: | учителя 25/укытучылар 25 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
31.05.2026

-
ЭКОВЕСНА 2026 03.04.2026

В МБОУ «Верхне-Тимерлековская СОШ» стартовала «Эковесна-2026». В рамках экологического двухмесячника экологический двухмесячник и акции #эковесна2026 работники приступили к наведению порядка на территории учреждения.Они очистили школьный двор. Совместный труд не только преобразил пришкольную территорию, но и стал отличным примером заботы об окружающей среде. Акция продолжается: впереди у школьников — посадка деревьев и цветов, а также экологические уроки, посвящённые бережному отношению к природе.
Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә #эковесна акциясе старт алды. Бүген хезмәткәрләр мәктәп территорриясен кардан, көзге һәм кышкы чүп- чардан арындыру, тәртип урнаштыруга керештеләр. Ике ай дәвамында укучылар агач һәм чәчәкләр утырту, экологик дәресләр уздырачаклар. Бергә башкарылган хезмәт табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә мөһим чара булачагына ышанабыз.
-
Республиканский семинар/ республикакүләм семинар 18.02.2026

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2026 нчы ел “Россия халыклары бердәмлеге елы”, ә Татарстан Республикасында “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге” елы дип игълан ителде. Россия-гасырлар буена башка халыкларны үз канаты астына алган күпмилләтле дәүләт. Мөгаен, җир йөзендә күп кенә милләтләр һәм милли традицияләр шулай тату яши торган башка ил юктыр.Бөтендөнья татар конгрессы 2026 нчы елны “Шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгы”, “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы” дип игълан итте. Шушы әһәмиятле даталарны билгеләп, Балык Бистәсе муниципаль районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге тәрбияләүдә төбәк үзенчәлекләрен файдалану” темасына республикакүләм семинар булып узды. Әлеге чарада Татарстан Республика рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма рәисе Һашимова Нурия Миннәхмәт кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты житәкчесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы, Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков Илсур Мансур улы, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм музей җитәкчеләре катнашты. Семинар барышында ”Бала тәрбияләүдә әхлакый кыйммәтләр”, ”Әдәбият аша камиллеккә ирешү”, ”Шәхесне заманга яраклы итеп тәрбияләү”, ”Барысы да Җиңү өчен!” ,”Яшь алмашлар” темасына мастер класслар үткәрелде. Мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе турында фикер алышынды, киләчәккә планнар төзелде. Ватанга тугрылык, туган илгә, туган жиргә мәхәббәт белән сугарылган “Таң булып, нур сибә Ватаным...” музыкаль композициясе чарабызны тагын да җанландырды. Әлеге семинарда остаз укытучыбыз Р.И.Кәбиров белән очрашу, В.Х.Фатыйхов, И.Г.Габдрахмановның “Үлемсезлек” китабын тәкъдим итү дә бик отышлы булды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән эшлекле очрашу- киңәшмә уздырды. Әлеге очрашуның төп сәбәбе булган “Бердәм Россия” партиясенең җирле проекты кысаларында Мәктәп музее рухи тәрбия чарасы буларак үткәрелгән Мәктәп музейларының “Тарих сакчылары” конкурсына нәтиҗә ясалды. Өч номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Югары Тегермәнлек мәктәбенең “Сугышчан һәм хезмәт даны” музее (җитәкчесе Габдрахманов И.Г.), “Әдәби- мәдәни музей-кунак бүлмәсе” (җитәкчесе Закирова Г.Г.) үз номинацияләрендә, Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музее җиңүчеләр дип табылды. Икенче һәм өченче урынны яулаган Олы Мәшләк, Күгәрчен һәм Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясе һәм башка катнашучыларга истәлекле бүләк-сертификат тапшырылды. Соңыннан “Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә туган як тарихын өйрәнүнең роле” темасына җылы әңгәмә- түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Гомумән алганда, Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында уздырылган “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге тәрбияләүдә төбәк үзенчәлекләрен файдалану” темасына уздырылган семинар катнашучылар тарафыннан югары бәя алды. Эшебез дәвамлы булсын!
-
Сердце отдаю детям/ Йөрәгемне балаларга бирәм
09.02.2026
21 января прошел муниципальный этап Республиканского конкурса профессионального мастерства педагогов дополнительного образования "Сердце отдаю детям", в котором приняли участие 13 педагогов по разным направлениям. Из нашей школы Сафиуллина Ильгамия Билалутдиновна, руководитель кружка "Каенкай", не только представила вдохновляющий мастер-класс, но и с уверенностью заняла почётное первое место. Этот успех — яркое свидетельство профессионализма и преданности своему делу наших педагогов.
-
QR-код для прохождения независимой оценки 31.12.2025

-
Повышаем цифровую грамотность через творчество 20.12.2025

Повышаем цифровую грамотность через творчество
Молодежь активно осваивает новые технологии, и важно развивать навыки цифровой грамотности увлекательным способом. Победители Республиканского конкурса сценаристов «СценАрт» нашли отличный способ совместить приятное с полезным — создали образовательный электронный комикс!
Наши учителя начали внедрять этот инновационный ресурс в учебный процесс учеников. Теперь каждый желающий сможет насладиться интерактивным форматом изучения основ цифровых технологий и повысить свою компетентность.
???? Для всех желающих мы подготовили доступ к электронному комиксу прямо под этим сообщением????
-
Все решают только знания 19.12.2025

19 декабря в школе прошел региональная акция "Все решают только знания: разберем со специалистом!". В акции участвовали учащиеся 9, 11 классов.
-
День Героев Отечества/Ватан Геройлары көне 09.12.2025

9 декабря Юнармейцы МБОУ «Верхне –Тимерлековская СОШ» организовали посещение на дому матери участника СВО.У каждой мамы очень чуткое сердце — ее любовь к детям не гаснет никогда. Мать солдата — бесконечное напоминание: как надо жить, любить, радоваться за своих детей, терпеть невзгоды и разлуку. Ведь мама — это воплощение добра, мудрости и милосердия. Помните, что все мы горды вашими сыновьями, которые уже стали для каждого из нас настоящими героями. Пусть ваша любовь, ваша материнская сила сбережет сыновей на полях сражений, и они вернутся домой с победой. Надеемся, что мы сможем чуточку разделить с матерями их горести, ожидания и гордости за своих сыновей.
9 декабрь-Ватан Геройлары көне уңаеннан, Югары Тегермәнлек мәктәбенең яшь армиячеләре бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетебез Галиуллин Илһамның әти-әнисе янында булдылар. Бүгенге тантанада Ватан Геройларын, шул исәптән батырлыгы Герой исеменә тиңләштерелгән авылдашыбыз Барый Гани улы Шәвәлиевне искә алып бер минутлык тынлык игълан ителде, мәктәп каршындагы бьюстка венок куелды.
- Будьте бдительны/ Сак булыгыз! 03.12.2025
-
День неизвестного солдата/ Билгесез Солдат көне 03.12.2025

3 декабря — День Неизвестного Солдата. Эта памятная дата в России — день тихой скорби и величайшей благодарности. Она посвящена всем тем, кто отдал жизнь за Родину, но чьи имена остались неизвестными. Они навсегда остались на полях сражений, в братских могилах, их судьбы растворились в огне войн, но их подвиг бессмертен. В День неизвестного солдата Юнармейцы МБОУ «Верхне –Тимерлековская СОШ» посетили обелиск, установленный в честь солдат, не вернувшихся с войны и возложили венок и цветы.
Билгесез Солдат көне – Россия тарихында истәлекле дата. Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү көне. Шул уңайдан Югары Тегермәнлек мәктәбенең Яшь армиячеләре, М.М.Ямалиев җитәкчелегендә, район үзәгендә сугыш кырларында һәлак булган Билгесез Солдат истәлегенә куелган обелискка венок куйдылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.







