МБОУ «Рыбно-Слободская средняя общеобразовательная школа №2» Рыбно-Слободского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, ул. 60-лет Октября, д. 9/Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 9 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-35-09 (+7(843)-612-35-08) |
| E-Mail: | S.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2" |
| Руководитель: | Захарова Лариса Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 392 учащихся / 392 укучы, из них иностранных граждан: 7 человек |
| У нас учат: | 51 педагогов \ 51 укытучы |
Новости/ Яңалыклар
“Татарча диктант”
Опубликовано: 15.11.202514 ноября наша школа стала площадкой для акции “Татарча диктант”. Всего 45 человек: учащиеся, учителя, персонал школы, родители, юнармейцы писали диктант на родном(татарском) языке.
Учителя татарского языка и библиотекарь школы организовали стенды и выставку книг о писателях- юбилярах в 2025- 2026 учебном году и об участии писателей в Великой Отечественной войне. Гости стали зрителями монтажа на эту тему. Учащиеся рассказали биографию писателей, все вдохновились песнями на слова Тукая, Джалиля, Х.Туфана, Р.Ахметзянова.
В начале диктанта все дружно спели “Туган тел” на слова Тукая.
2025 нче елның 14 нче ноябре көнне Балык Бистәсе 2 нче урта мәктәбендә Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе үтте. Әлеге мәйданчыкта укучы балалар, ата-аналар, мәктәп хезмәткәрләре, укытучылар, юнармия хәрәкәте активистлары катнашты. Барлыгы 45 кеше татар теле буенча үз белемнәрен сынадылар.
Акция уздыру көненә мәйданчык түбәндәге мәгълүмати стендлар белән бизәлгән иде:
- Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган дивардан сугышта катнашкан татар язучылары, җәлилчеләр батырлыгы, татар телендә чыккан фронт газеталары, татар генераллары турында белергә була.
- Икенче стенд 2025-2026 нчы елларда юбилейлары булган язучыларга багышланган иде:К. Насыйри, Г. Тукай, Х. Туфан, М. Җәлил, Р. Әхмәтҗанов, В. Нуруллин.
- Шулай ук, әлеге язучыларга багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Диктант язарга килүчеләрне укучылар көче белән оештырылган монтаж тыңларга чакырдылар. Тамашачыларга юбилейлары булган язучыларның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Г. Тукай, Х. Туфан, М. Җәлил, Р. Әхмәтҗанов сүләренә язылган җырлар яңгырады.
Диктантны язар алдыннан акциядә катнашучылар татар халкының гимнына әверелгән Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкардылар.
К. Насыйринең “Кабуснамә” әсәреннән алынган текст әхлакый, тәрбияви әһәмияткә ия иде. Катнашучыларга ул бик ошады.
Шулай итеп, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе мәйданчыгында оештырылган “Татарча диктант” акциясе милли бәйрәм төсмерен алды. Катнашучыларны рухи яктан да баетты.
![]() |
![]() |
![]() |
К списку новостей











