МБОУ «Рыбно-Слободская средняя общеобразовательная школа №2» Рыбно-Слободского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, ул. 60-лет Октября, д. 9/Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 9 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-35-09 (+7(843)-612-35-08) |
| E-Mail: | S.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2" |
| Руководитель: | Захарова Лариса Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 392 учащихся / 392 укучы, из них иностранных граждан: 7 человек |
| У нас учат: | 51 педагогов \ 51 укытучы |
Новости/ Яңалыклар
Встреча с поэтессой Расимой Гарифуллиной и прозаиком Вакифом Нуруллиным/ шагыйрә Рәсимә Гарифуллина һәм олпат язучыбыз Вакыйф Нуруллин белән очрашулар
Опубликовано: 17.10.2025Мәктәбебезнең әдәбият яратучы укучылары соңгы арада ике әдәби чарада катнаштылар. 10нчы октябрь көнне Полянка китапханәсендә 9А сыйныфы укучылары шагыйрә Рәсимә Гарифуллина белән очраштылар. Автор укучыларга мәктәптә укыган еллары, әдәбиятка мәхәббәт уяткан кешеләр, хәтта әдәби әсәрләр язылу серләре турында да сөйләде. Укучылар сораулар бирделәр, шагыйрә дә аларның киләчәккә планнары, әдәбиятка мөнәсәбәтләре белән кызыксынды. Китапханәче Гөлназ Җәүдәтовна укучыларны чәй белән сыйлады. Киләчәктә хезмәттәшлеккә күпер салынды.
16нчы октябрьдә Үзәк китапханәдә олпат язучыбыз Вакыйф Нуруллин белән күрешү бәхетенә ирештек. Күренекле китаплар авторы, өлкән буын китап укучылар арасында иң популяр прозаик якташыбызга быел 90 яшь тулды. “Аксакаллар шурасы” әгъзалары, районыбызның китапханәчеләре, мәктәп укытучылары арасында безнең укучылар да бу чарада катнашуы аларны әдәбиятка да якынайтты; районыбызның күренекле кешеләрен белеп, танып, туган ягыбыз белән горурланырга этәргеч бирде.
Укучылар белән тел һәм әдәбият укытучыларыбыз һәм китапханәчебез: Рәсимә Миңнулла кызы, Раушания Галимулла кызы, Эльвира Ильяс кызы, Сиринә Мөрсәлим кызы булдылар.
Любители татарской литературы нашей школы 10 и 16 октября участвовали на встрече с поэтессой Расимой Гарифуллиной и прозаиком Вакифом Нуруллиным. Эти встречи ознакомили учащихся с творчеством писателей, дети узнали больше об их жизни и деятельности, открыли для себя мир литературы по новому.
С ними посетили мероприятия наши учителя и библиотекарь Расима Миннулловна, Раушания Галимулловна, Эльвира Ильясовна, Сирина Мурсалимовна.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
К списку новостей












