• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Рыбно-Слободская средняя общеобразовательная школа №2» Рыбно-Слободского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, ул. 60-лет Октября, д. 9/Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 9 нчы йорт
Телефон: +7(843)-612-35-09 (+7(843)-612-35-08)
E-Mail: S.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2"
Руководитель: Талалаева Мунира Робертовна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 431 учащихся / 431 укучы
У нас учат: 50

Новости/ Яңалыклар

“Татарча диктант”

Опубликовано: 19.10.2019

ФОТО

“Татарча диктант” акциясенең төп максаты ул – татарча хаталарсыз язуның әһәмиятен арттыру һәм үз-үзеңнең орфографик һәм грамматик хаталарыңны тикшерү.

 

Бүген бөтен дөнья татарча диктант яза. Бу акция безнең мәктәбебездә дә узды. Диктант язарга килүчеләрне мәктәп фойесында  бәйрәм рухын тудырып татар җыры  каршы алды. Акциядә катнашучылар, регистрация узып, сыйныфларга таралдылар һәм татар телендә диктант яздылар.

       Текстны Рәзилә  Нурмый кызы Хәбибуллина, Эльвира Ильяс кызы Токранова, Якупова Раушания Галимулла кызы укыды. Бу акциягә әти-әниләр, әби-бабайлар да актив катнашты. Шулай ук “татарча диктант”ка  Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Камил кызы Вафина, мәктәбебез директоры Мөнирә Роберт кызы Талалаева да бик теләп кушылдылар. Акциягә рус милләтеннән булган ирле-хатынлы Трениннар килүе дә куанычлы күренеш булды.Без киләчәктә дә бу акциядә катнашачакбыз, безгә бик ошады”,-диделәр алар саубуллашканда.

   Бу акция бик уңышлы узды. Диктант язуда катнашучыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.



К списку новостей