МБОУ «Рыбно-Слободская средняя общеобразовательная школа №2» Рыбно-Слободского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, ул. 60-лет Октября, д. 9/Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 9 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-35-09 (+7(843)-612-35-08) |
| E-Mail: | S.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2" |
| Руководитель: | Захарова Лариса Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 392 учащихся / 392 укучы, из них иностранных граждан: 7 человек |
| У нас учат: | 51 педагогов \ 51 укытучы |
Новости/ Яңалыклар
Г.Тукайның тууына 130 ел
Опубликовано: 18.04.2016Быел, 2016 елда, татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы – Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан республикакүләм һәм Бөтенроссия күләмендәге төрле чаралар уздырыла. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да бу зур чарадан читтә калмый. 18-22 нче апрель мәктәптә “Тукай атналыгы “ дип игълан ителде.
Атналыкның беренче көне ук котлаулар, бүләкләр тапшыру белән башланып китте. Полянка авылы китапханәчесе А.В.Вельчинская Тукайга багышланган шигырь бәйгесенең район сайлап алу турында җиңү яулаган укучыларга дипломнар тапшырды.
“ Тукай атналыгы” түбәндәге эш планы нигезендә алып барыла.
|
Дата |
Чаралар |
|
18.04 |
Тукай атналыгын ачу. Районкүләм чараларда катнашкан укучыларны котлау, дипломнар тапшыру. Балалар үзәк китапханәсендә шигырь укучылар бәйгесенә катнашу |
|
19.04 |
Тукайга багышланган проектларны яклау, китап күргәзмәсе оештыру. |
|
20.04 |
Г.Тукайга багышланган ачык дәресләр, “Язлар белән җиргә Тукай килгән” сыйныфтан тыш чара. |
|
21.04 |
Район мәдәният сараена сәяхәт. Тукайга багышланган кинофильм карау. |
|
22.04 |
“Г.Тукайның тормыш мизгелләре” Тукайга багышланган газеталар бәйгесе |
|
25.04 |
“Онытмабыз сине, Тукай!”шигырь сөючеләр кичәсе. |
|
26.04 |
“Тукай атналыгы”н йомгаклау. Котлаулар. |
К списку новостей








