Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 130 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
04.11.2023
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак , төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.4 ноября-День народного единства. День народного единства имеет глубокий духовный смысл. Он учит нас быть едиными, уважать подвиги наших предков. Этот день-знак уважения к истории нашей страны и продолжения ее славных традиций. История этого праздника уходит корнями в далекие века. Он символизирует мир, благополучие, единство во имя независимости. Да, если мы объединимся общими усилиями, протянем друг другу руку помощи в трудную минуту , будем относиться с уважением к народам разных вероисповеданий и национальностей, их традициям, то мы-сильный народ. Только если мы будем жить осознанно, наша жизнь будет развиваться духовно и экономически.
-
Әти-әниләр җыелышы 28.10.2023
28 нче октябрь көнне мәктәбебездә гомуми әти-әниләр җыелышы үтте. Әти-әниләр башта гомуми җыелышта катнаштылар, соңыннан әти-әниләр аерым сыйныф җитәкчеләре белән очраштылар. Каникул чорына инструктаж үткәреп, куллар куйдырылды. Әти-әниләр белән бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр уртага куеп сөйләшенде.
-
Репрессия корбаннарын искә алу. 26.10.2023
30 октябрь-сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән.
Шушы уңайдан, тарих укытучылары 10 нчы сыйныфлар өчен гаепсезгә корбан ителгән Солтанова Әминә апаның оныгы – рус теле укытучыбыз Гөлсинә Мисбах кызы катнашында очрашу-дәрес үткәрделәр.
-
19.10.2023
Сегодня в нашей школе прошел конкурс бизнес-проектов по финансовой грамотности "Тариф семейный". Инициатором и организатором данного мероприятия является предприниматель нашего района Караганова Олеся Юрьевна.
На нем было представлено 6 проектов из 2 школ. Все участники показали интересные и перспективные бизнес-проекты, за что были награждены грамотами и подарками
После защиты проектов, организаторы конкурса провели бизнес-игру для учащихся 7-11 классов. Ребята разделились на команды и решали разные финансовые задачи, тем самым усовершенствовали свою финансовую грамотность.
-
ТАТАРЧА ДИКТАНТ 14.10.2023
Мәктәбебездә “Татарча диктант 2023” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. “Татарча диктант”ның максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.
-
Бәйрәм белән сезне,хөрмәтле укытучлар! 05.10.2023
Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
-
Бәйрәм белән сезне, мөгаллимнәребез! 03.10.2023
Һәрберебезгә мәгълүм булганча, октябрь аенда ике олы бәйрәм була: беренче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм 5 октябрь укытучылар көне. Икенче октябрь көнне мәктәбебездә өлкәннәр,укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан бик зур бәйрәм оештырылды. Безнең бәйрәмебездә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, ялда булуына карамастан, хезмәтләрен дәвам иттерүче өлкән укытучыларыбыз, шулай ук мәктәбебезнең өлкән буын хезмәткәрләре катнаштылар.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Кунакларыбызга укучыларыбызның дәртле биюләре,укытучыларыбызның чыгышлары бик ошады.Бәйрәмнең икенче өлеше ашханәдә табын артында дәвам итте. Кунакларыбыз яшьлекләрен искә төшереп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар
-
30.09.2023
29 сентября в 5 классах МБОУ "Кутлу-Букашская СОШ" прошел классный час о дагестанском поэте Расуле Гамзатове.
-
27.09.2023
В рамках месячника безопасного дорожного движения члены ЮИД , учащиеся 4 класса, провели викторину " Это должны знать все"
-
23.09.2023
В сентябре учащиеся начальных классов «МБОУ Кутлу-Букашская СОШ» с большим интересом выполнили олимпиаду «Безопасные дороги», проходившую на образовательной платформе UCHI.RU.Ребята не только повторили правила дорожного движения, но и пополнили своё портфолио новыми наградами.
Сентябрь аенда башлангыч сыйныф укучылары UCHI.RU платформасында узган «Имин юллар» олимпиадасын зур кызыксыну белән үтәделәр.