Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 130 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
08.02.2024
Котлы Бөкәш Урта мәктәбендә озак еллар Рус теле һәм әдәбияты укыткан Валерий Иванович Гаврилов укучы балаларга,яшьләргә волейбол түгәрәге оештырып, тренер булган шул чор балалар, яшьүсмерләр арасында спорт төрен үстерү өчен күп өлеш керткән шәхесне, нәкь туган көнендә искә алып шушы турнирны оештыручыларга, мәктәп директоры Сәләхиев Нәкыйф Юнусовичка, физик культура укытучысы, кызлар волейбол командасы тренеры Рәис Гиматдинович Хайретдиновка, мәктәп коллективына бик зур рәхмәт.
Әлеге волейбол турнирында матур уен күрсәттеләр.
1 урынга Күгәрчен авылы мәктәбеннән килгән кызлар лаек булды.
2 урынга Котлы Бөкәш мәктәбе кызлары иреште.
3 урында Балык Бистәсе мәктәбе гимназиясе укучы кызлары үзларенең уен осталыкларын күрсәттеләр.
Волейбол командалары кызларына медальләр, комадирларга Кубоклар тапшырылды.
Турнир ахырында барлык уенда катнашкан кызларга Валерий Иванович Гаврилов җәмәгате Зөбәйдә апа исеменнән һәм элеккеге авылдашыбыз, хәзер Күгәрчен авылында яшәүче Гөлчәчәк Агзямовадан тәмле бүләкләр тапшырылды. -
07.02.2024
В рамках конкурса "Живая классика" прошел классный этап.Провела Гилазиева Л.Р.Участвовали учащиеся 8 а класса:ГимадиеваР.,Юнусова Ад.,Юнусова Ал.
-
06.02.2024
5.02.2024 г. В нашей школе состоялось совещание заместителей директоров по воспитательной работе образовательных организаций Рыбно-Слободского муниципального района на тему «Нормативно-правовое обеспечение деятельности образовательных организаций в системе воспитания и профилактики правонарушений» где выступил зам. директора по ВР Шакиров Н.Н. по теме «Причины совершения несовершеннолетними правонарушений и их профилактика»
09.02.2024 Район мәдәният йортында Гаилә елы ачу тантанасы булды. Шул уңайдан безнең мәктәбебездән Шаймардановлар гаиләсе үзләренең шәхси күргәзмәләре белән катнаштылар. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
02.02.2024
Бүген Казан кооператив институты хезмәткәрләре 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Алар уку йортындагы белем алу шартлары, үзенчәлекләре, әзерләнә торган белгечлекләр турында профориентация эше алып бардылар.
Сегодня сотрудники Казанского кооперативного института провели встречу с учащимися 9-11 классов. Они вели профориентационную работу.
-
02.02.2024
2 февраль көнне туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен виртуаль экскурсия булды. Сталинград сугышы 200 көн һәм төн дәвам иткән. Бу сугышта өлкәннәр дә, балалар да Җиңүне якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Халкыбызның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре 01.02.2024
Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемендә укучылар өчен үткәрелгән татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 11нче сыйныф укучысы Мифтахова А. призлы урын яулады. Айсылуны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Окоп шәмнәре ясау 31.01.2024
Соңгы арада окоп шәмнәре ясау активлаша башлады. Әлеге шәмнәрне махсус хәрби операциядә булучы хәрбиләр куллана. Ул окоп шәмнәре 8 сәгатькә кадәр җылылык биреп тора ала икән. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренмәячәк.Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бу изге эштә үзләренең олешләрен керттеләр.Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, егетләребез исән-имин кайтсыннар!
Безнең игелек уты, җан җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез. Акциябез дәвам итә эле.... -
Гаилә елын ачу тантанасы 29.01.2024
2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путинуказында. Егерме җиденче гыйнвар көнне мәктәбебездә «Гаилә елы»н ачу тантанасы узды. Гаилә елын ачу тантанасына без төрле категориягә кергән гаиләләрне чакырдык. Мәктәбебездә иң өлкән гаилә булып саналган Фәрит һәм Резидә Әхмәтшиннар, бүгенге көндә бер ялгызы 5 бала тәрбияләп үстергән Хәйретдинова Әлфия апа, иң күп балалы гаиләләр Сәрия һәм Раиф Тимергалиевлар ,Эльвира һәм Дамир Мусинар, Руслан һәм Лилия Исхаковлар,иң яшь гаилә Денис һәм Анна Гордиенколар, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә иң активлар рәтендә булган һәм шул ук вакытта алар гаиләсе белән махсус операциядә катнашучы егетләребезгә һәрдаим ярдәм итеп торучы Рәмис һәм Гөлнур Шәймәрдановлар гаиләләрен чакырдык.Һәрбер гаиләне сәхнә түренә чакырып,аларга сораулар бирелде.Әңгәмә бик җылы һәм җанлы үтте.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
2024 год станет Годом семьи в России. Решение принято для популяризации государственной политики в области защиты семьи и сохранения традиционных ценностей, заявил президент России Владимир Путин. На церемонию открытия Года семьи мы пригласили семьи из разных категорий..Каждую семью приглашали на сцену и задавали им вопросы.Беседа была очень теплой и живой.Праздник сопровождался концертными номерами.
-
29.01.2024
В Рыбно-Слободском районе прошли соревнования по волейболу в рамках подготовки к выполнению нормативов ВФСК " Готов к труду и обороне" ГТО. Поздравляем! Сборную команду девушек по волейболу с 3-местом в районных соревнования среди учащихся
-
26.01.2024
Мәктәбебездә Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган сәгатьләре үтте