Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 130 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бүген районыбызда "Мәктәпкә жыенырга ярдәм ит" акциясе булды. 04.08.2023
-
20.06.2023
"Эко яз" бэйгесенен "Эко мэктэп" номинациясендэ район буенча мэктэбебез беренче урынны яулады. Эфэрин,котлыйбыз! Алга таба да унышларыбыз куп булсын!
-
Хуш, Каенакай! 17.06.2023
Лагерь ябылу көне
Бүген лагерыбызның соңгы көне булды. Егерме бер көн үткәнен сизми дә калганбыз. Алда безне мавыктыргыч каникуллар, сәяхәтләр көтә. Кайда гына булсак та исәнлек- саулык белән генә ял итәргә язсын. Хәерле яллар, күңелле сәяхәтләр теләп калабыз. Саубулыгыз , киләсе лагерьга кадәр, кадерле балалар!
-
Сабантуй
16.06.2023
Бу бит безнең Ватан дия-дия
Шатланыйк без, уйныйк, гөрләшик
Татарларым сабантуйда сыман
Яшәүдә дә мәңге берләшик!
Сабантуе бөтен халык бәйрәме. Дуслык һәм хезмәт тантанасы. Халкыбызның рухи дөньясын, күңел байлыгын чагылдара ул.Бүген лагерыбызда балалар өчен сабантуй булды Биредә капчык киеп йөгерү,чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү,ат чабышы кебек ярышлар булды. Ярышларда бик теләп катнаштылар. Ярышлар беткәч балаларга сабантуй бүләкләре тапшырдылар.
-
Казанга экскурсия 15.06.2023
Лагерь балалары белән Казанга Кремльгә экскурсиягә бардык. Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Сөембикә манарасын күрдек. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Кол Шәриф мәчетенә кердек. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет. Без үзебезгә бик кызыклы һәм файдалы күп мәгълүмат алдык. Экскурсия безгә бик ошады.
-
Проект якладык 14.06.2023
2023 ел – Татарстанда гореф гадәтләр һәм милли мәдәниятләр елы буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан балалар проект эшләрен якладылар.Максатыбыз: Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, сөйләм телен үстерү. Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала.Элеге проектта балалар халкыбызның йолаларын янәдән искә төшерделәр.Һәр сыйныф та зур осталык белән чыгыш ясады.Араларында видео проект итеп эшләүче балалар да бар иде. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә дигән сүз.
-
13.06.2023
Лагерь балалары белән Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музей-салонында экскурсиядә булдык.Капка төбеннән мәктәп директоры Нияз Ильязович каршы алды. Ул безне кыскача мәктәп тарихы, музей белән таныштырды.Музейда язучының өстәле, язу машинкасы, автографлы китаплары, уникаль фоторәсемнәр һәм документлар урын алган.Ул гына да түгел без Равил абыйның үзен күрү бәхетенә ирештек.Музейга кунак булып килгән татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гарифны да күрдек.Кыскасы, үзебезгә бик күп мәгълумат алып кайттык.
-
12 июнь- Россия көне 12.06.2023
-
Лагерьда спорт көне 10.06.2023
-
« Тамчы –Шоу» интеллектуаль уен 09.06.2023
Бүген лагерыбызда «Тамчы-Шоу» интеллектуаль уен булды.Бәйгедә 2 команда катнашты.Балалар барлык турда да осталыкларын күрсәттеләр.Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.
Сегодня в нашем лагере состоялся интеллектуальный конкурс “Тамчы--Шоу".В турнире приняло участие 2 команды. Ребята продемонстрировали свое мастерство во всех турах.Конкурс сопровождался концертными номерами.