Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Табигать -тиңсез хәзинә (Дару үләннәре җыю көне)
14.06.2018
Чыннан да тибигатебез тиңсез хәзинә. Без аны сакларга тиеш.Шушы ният белән иртәнге ашны ашаганнан соң дару үләннәре җыярга дип кузгалдык.Бару белән иң беренче булып уеннар уйнап алдык.Аннан соң отрядларга бүленеп төрле якларга таралып дару үләннәре җыярга тотындык. Укучылар үләннәрне өйләренә дә җыйдылар.Аларның төрләрен әйттеләр.Бик күп үләннәрнең нәрсәгә яраклы икәнлеген аңлатып бирделәр.
-
Дельфинга cәяхәт
13.06.2018
Бүген бер отряд “Дельфин” спорткомплексына су коенырга киттеләр.Башка көннәрдә калган отрядлар су конырга барачаклар.
-
12 июнь- Россия көне
12.06.2018
Бүген лагерыбызда Россия көнен үткәрдек. Укучылар белән берлектә тантаналы рәвештә Росси гимнын җырладык,рәсемнәр ясадык,балалар сораулар бирелде .Ә соңыннан флеш-моб биедек.
-
Әкиятләр көне
11.06.2018
Бүгенге көнебез аеруча күңелле узды. Отрядлар “Колобок”, “Шалкан”, “Теремок” , әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Киемнәре дә , җырлары да әкиятләренә туры килерлек итеп эшләнгән иде. Һәрбер балага да бүләкләр тапшырылды. Бүләкләүләрдән соң воҗатый балаларга әкияттән өзекләр укыды. Алар кайсы әкияттән икәнен әйттеләр. Әкият барышында музыкаль номерлар куелды.
-
Хат язу көне
10.06.2018
Бу көнне һәрбер бала ручка, кәгазь алып килде. Ашаганнан соң балалар үзләренең бүлмәләренә кереп апаларына, абыйларына, туганнарына, дусларына, укытучыларына хат яздылар. Хатлар язып бетергәч актлар залына менеп һәрбер бала да хатларын укыдылар. Иң эчтәлекле хатка конкурс оештырдык. Иң матур хат язучы укучыларга бүләкләр бирелде.Аннан соң спорт мәйданында төрле кызыклы уеннар уйнадык.
-
Лагерь гүзәле көне
09.06.2018
Бу көнне кызларыбыз аеруча гүзәлләр иде. Сәхнәбез түренә берсеннән-берсе матур күлмәкләр киеп ледиларыбыз чыкты.Иң беренче алар үзләрен таныттылар.Аннан соң иң матур күлмәк, иң матур җыр, иң тапкыр кыз, иң оста биюче, иң матур чәч бәйгеләре булды. Ә чәчләрен кызларыбыз өйдә әзерләп килгәннәр иде. Егетләр кызларыбызны алкышлап, көч биреп утырдылар.
-
Эвакуация
08.06.2018
Бүген лагерыбызда эвакуация булды. Барлык укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре тиешле нормаларга туры китереп үтәделәр.
-
Лидерлар көне
07.06.2018
Кемнәр алар “Лидерлар”?. Лидерлар- беренчеләр, әйдәп баручылар. Һәркемнең дә лидер буласы килә. Әйтик, мәктәптә “2” легә укыган укучы да лидер була ала. Моның өчен балада лидерлык сыйфатлары булырга тиеш. Бу көнне балалар белән актлар залына җыелып “Сез лидермы? дигән анкета сорауларына җаваплар яздык. Ахырда нәтиҗә ясаганнан соң залның күпчелендә лидерлык сыйфатларына хас билгеләр күренде. Аннан соң лидерлар өчен әзерләнгән презентацияләр, флешмоблар карадык. Балаларга бик ошады.
-
“Табышмаклар кичәсе”
06.06.2018
Бүген лагерыбызда“Табышмаклар кичәсе” булды. Укучылар үзләре күп итеп табышмаклар әзерләгәннәр иде. Вожатыйлар да аларга өстәп биремнәр бирделәр.
-
Спорт көне
05.06.2018
Бүген иртән килгәч һәр көндәгечә иртәнге линейка вакытында көнлек план белән таныштык. Могҗизаны барлык балалар да эшләргә ярата. Бигрәк тә нәни дуслар.Алар озынлыкка сикерүне дә зур могҗизага саныйлар. Бу көнне безнең лагерьдагы балалар төрле ачышлар ясадылар. Кеше эшли алмый торган спорт күнегүләре, породия ясау, озын чәч, кыска чәч, бер аякта тору, скакалкада сикерү,озак итеп көлү,тизәйткечләр әйтү кебек кызыклы хәлләр күрсәттеләр. Катнашкан балаларга конфетлар бирелде.