Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Союз отцов Рыбно-Слободского района 28.11.2018
Союз отцов Рыбно-Слободского района. Поздравление примерных отцов школы
-
Бәйрәм белән, кадерле әниләребез! 24.11.2018
Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. “Әниләр көне”нә багышланган концертыбыз шушындый матур сүзләр белән башланып китте.Балалар әниләренә багышланган иң җылы сүләрен үзләренең җырларында,биюләрендә чагылдырдылар. Бәйрәм белән, кадерле әниләребез!
-
Әти-әниләр конференциясе. 23.11.2018
Мәктәбебездә “Белем бирү процессында катнашучыларның бурычлары, хокуклары һәм җаваплылыгы” дип исемләнгән темага әти-әниләр конференциясе булды.
-
Урок финансовой грамотности 23.11.2018
22 ноября учащиеся 9-10 классов прослушали онлайн-уроки по финансовой грамотности на тему «С деньгами на «Ты» или зачем быть финансово грамотным». Ученики получили полезные советы по разумному планированию своего индивидуального бюджета и по расходу своих карманных денег
-
Җырлыйк әле 22.11.2018
Фәтхерахман гармуны! Бөкәшнең
Йөрәккә җыелган бар моңы!... дип язды шагыйрь И.Юзеев күренекле якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиев турында. Халкыбызда “Йөрәктән чыккан моң гына йөрәккә керә ала”дигән әйтем яши. Бу сүзләр дә нәкъ аның турында әйтелгән. Якташыбызның җырлары ничәмә дистә еллар инде җырчыларыбыз репертуарыннан төшмичә, как-кат башкарылып һәм башкарылган саен тыңлаучы күңеленә янә бер илаһи моң һәм ләззәт өстәп килә.
Мәктәбебездә дә Фәтхерахман Әхмәдиев иҗатын укучылар күңелендә саклау максатыннан ел саен төрле чаралар уза. Бүген аның туган көне уңаеннан “Җырлыйк әле!” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чараны музыка укытучысы Мөхәрләмов Р.Х . әзерләде, педагог-оештыручы Гатауллина Р.Р. алып барды. Бәйгедә район, республика җыр-конкурсларында актив катнашып, җиңү яулаган 9нчы сыйныф укучылары Зиннәтуллина З., Малов А., 11нче сыйныф укучысы Вафина Л. катнаштылар. Уенчылар Фәтхерахман Әхмәдиевның иҗатын яхшы белүләре белән беррәттән, аның җырларын зур осталык белән башкардылар. Залда утыручы 8-11нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм килгән кунаклар(композиторның туганнан туган энесе Әхмәдиев Миннәхмәт абый һәм ветеран укытучыбыз - Фәтхерахман Әхмәдиевнең укучысы Адиуллина Хәтимә Вәгыйзовна)катнашучыларга кушылып җырладылар. Бәйге “Яңа гасыр” каналында баручы “Җырлыйк әле!” тапшыруы форматында барды. Өч тур нәтиҗәләре буенча уенчылар тигез балларга ия булдылар. Мәктәп директоры Сәләхиев Н.Ю. һәр катнашучыны диплом һәм Р.Сальмушевның Фәтхерахман Әхмәдиев истәлегенә чыгарылган “Мәңге яшисе килә” китабы белән бүләкләде. Якташыбызнын җырлары киләчәктә дә яшь буын күңелендә саклансын, онытылмасын иде.
-
Тату сыйныф сере 21.11.2018
21 нче ноябрь көнне районыбызда “Тату сыйныф сере” дип исемләнгән бәйге булды. Бу бәйгедә 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр комитеты катнашты. Бәйгеләрдә бердәм катнашып икенче урынны яуладылар.Әфәрин, булдырдыгыз!
-
Район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы булып үтте 20.11.2018
Узган атна ахырында район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы булып үтте. Анда 8 яшькә кадәрге һәм 25 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Укучылар төрле номинацияләр буенча Муса Җәлилнең иҗатын татар һәм рус телләрендә яктырттылар.
Иң элек конкурсның положениесе белән үзәк китапханәнең методист бүлеге мөдире Галина Гнидина таныштырды.
—Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра. Әлеге чараны уздыруның максаты Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру,--диде ул.
Жюри составындагы язучы, шагыйрәләр, тәҗрибәле мөгаллимәләр һәр чыгышны “энә күзеннән” үткәрделәр. Сәнгатьле сөйләм, сайланган әсәрнең конкурс темасына туры килүе, баланың әсәрне тирәнтен аңлап, йөрәге аша уздырып укуы исәпкә алынды. Әйтергә кирәк, конкурсантларның һәммәсе дә ныклы әзерлек белән килгәннәр. Музыкага кушылып укылган әсәр, шулай ук образга туры китереп сайланган костюмнар да игътибардан читтә калмады. Һәр чыгыш видеоязмага яздырылып барылды.Җәлил әсәрләрен рус телендә башкарган 8 яшькә кадәрге балалардан: 2нче урын - Сафин С. (Котлы Бөкәш); 9-13 яшькә кадәрге балалар арасында: 3нче урын--Д. Зиннәтова (Котлы Бөкәш).
-
Чишмә операциясе 15.11.2018
Су – тормыш чыганагы. Тәмле, салкын суны безгә бары тик чишмә генә бирә. Без чишмәне тормыш чыганагы дибез. Чыннан да, электән үк кешеләр чишмәгә теләк тели-тели барганнар, үзләренә тазалык, саулык, бәхет сораганнар, аны чистартканнар. Без дә шул максат белән “Чишмә операциясе» оештырдык.
-
Бозда сак булыгыз! 12.11.2018
Мәктәбебез укучылары “Бозда сак булыгыз!” дигән темага рәсем ясадылар.
-
Финансовая грамотность 10.11.2018