Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Булдырдыгыз,әфәрин!
28.11.2017
Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Ул — һәрберебезгә якын, беренче сүз. Әни куллары — иң мәрхәмәтле, назлы куллар. Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Кеше ничә яшьтә булсада, аңа әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Шушы матур бәйрәм уңаеннан безнең мәктәптә әниләр арасында "Иң назлы әнием син, минем!” исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Һәр әни бик тырышып әзерләнгән. Алар җырладылар, биеделәр, сорауларга җавап бирделәр, гомумән төрле яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле булды. Дусларым, Әниләребезне рәнҗетмик, аларны хөрмәт итик, яратыйк. Әниләребез — безнең күз нурларыбыз.
-
Котлыйбыз!!!
25.11.2017
24 нче ноябрь көнне район үзәгендә узган ата-аналар комитетлары катнашы белән «Тату сыйныф серләре “ дигән Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Биектау урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф ата-аналар комитеты 3 урын алды! Молодцы! Котлыйбыз!
-
Хөрмәтле гәзиз әниләребез!
24.11.2017
Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Аналарның күңелен кайгы – сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Елмаеп көлеп торсын!
Сәламәтлек – юлдашыгыз,
Күнел сөйгән хезмәтегез,
Һәрбарчасы мулдан булсын,
Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Әти-әниләр җыелышы
22.11.2017
20-21 нче ноябрь көннәрендә Биектау урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. 9,11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары белән ОГЭ һәм БДИ буенча аерым сөйләшү булды. Җыелышта мәктәп директоры, сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары ОГЭ һәм БДИ на эзерлек турында сүз алып бардылар, пробный имтиханнарга нәтиҗәләр ясалды.
- Мониторинг эше 14.11.2017
- Чираттагы линейка 13.11.2017
-
Яман гадәтләр - кешелек дошманнары
08.11.2017
Күренекле галимебез Р.Фәхреддин бу сүзләрне язып калдырган. “Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең” - дигән атаклы мәгърифәтче. Шушы фикерне чагылдырып 7 нче сыйныфта класс сәгате булып узды.
-
25 лет Конституции РТ
07.11.2017
Татарстан Конституциясен кабул итү уңаеннан 9,10,11 сыйныфларда тәрбия сәгате уткэрелде.Тәрбия сәгатендә авылыбыз депутаты Галимова Г.катнашты.
-
Булдырдыгыз,әфәрин!
03.11.2017
Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Ул — һәрберебезгә якын, беренче сүз. Әни куллары — иң мәрхәмәтле, назлы куллар. Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Кеше ничә яшьтә булсада, аңа әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Шушы матур бәйрәм уңаеннан безнең мәктәптә әниләр арасында "Иң назлы әнием син, минем!” исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Һәр әни бик тырышып әзерләнгән. Алар җырладылар, биеделәр, сорауларга җавап бирделәр, гомумән төрле яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле булды. Дусларым, Әниләребезне рәнҗетмик, аларны хөрмәт итик, яратыйк. Әниләребез — безнең күз нурларыбыз.
-
"Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз бездә кунакта
31.10.2017
"Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз Биектау мәктәбенә кунакка килде. Алар мәктәп буенча сәяхәт иттеләр, истәлек өчен фотоларга тоштеләр.