Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №247 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420138, г. Казань, ул. Сыртлановой д. 16а, 420110, г. Казань, ул. Хусаина Мавлютова д. 27а |
Телефон: | +7(843)-224-60-00;+7(843)-237-84-91 |
E-Mail: | madou247@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №247" |
Руководитель: | Галеева Римма Эльбрусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 405 |
У нас учат: | 30 |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №247 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Әниләр бәйрәме! 26.11.2023
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.
-
Әниләр көне белән котлыйбыз!!! 26.11.2023
Хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез! Барлык Әниләргә иң изге, иң ихлас теләкләрне телибез! Бәхетле, матур, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә насыйп булсын!
-
Туган көнең белән Кыш бабай! 18.11.2023
Балалар Кыш бабай турында кызыклы презентация карадылар.
Балалар тәрбиячеләр белән берлектә котлау открыткалары ясадылар.
-
"Тылсымлы кәгазь" оригами ясау чарасы 11.11.2023
Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате.
Ул безгә борынгы Япониядән килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр.
Оригами ярдәменә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга, аның иҗади активлыгын стимуллаштырырга була.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау! 10.11.2023
Балалар белән шәһәр урамнарында куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту буенча әңгәмә һәм викторина үткәрелде. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм үз белемнәре белән уртаклаштылар.
-
Дөрес туклану серләре! 08.11.2023
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.
Балалар белән шул темага әңгәмә булып узды. Боткалар, сөт, ит ризыклары белән тукланырга кирәк. Яшелчәләр җиләк-җимешләр дә организмга бик файдалы. Балалар дөрес туклану серләренә төшенделәр.
-
Буратиноның туган көне! 07.11.2023
Буратиноның туган көне!
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2023
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык.
-
Җәяүлеләр юлы көне! 31.10.2023
Балалар «Йөк машинасы», «Җәяүлеләр юлы», «Игътибарлы җәяүле» эстафеталарында катнаштылар, светофор сигналлары турында шигырьләр укыдылар һәм юл билгеләре турында табышмакларны бик теләп чиштеләр. Үткәрелгән күңел ачу нәтиҗәсендә балалар светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында ныклы белемнәр алдылар, балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү ихтыяҗы туды.
-
Көз бәйрәме! 26.10.2023
Балалар бакчасында бәйрэм –ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы.
Көзне бик күңелсез ел фасылы дисәләр дә,кечкенә балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга,коеп яуган яңгыр вакытында кулчатыр астында торуларына да сөенә беләләр.Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.Чарабыз бик күңелле узды.Кунак булып Көз патшабикәсе килде.Балалар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Көз үзенең сандыгыннан тылсымлы башлыклар алып, балаларны төрле яшелчәләргә әверелдерде. Бигрәк тә балаларга спорт һәм танып –белү уеннары ошады.