Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №247 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420138, г. Казань, ул. Сыртлановой д. 16а, 420110, г. Казань, ул. Хусаина Мавлютова д. 27а |
Телефон: | +7(843)-224-60-00;+7(843)-237-84-91 |
E-Mail: | madou247@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №247" |
Руководитель: | Галеева Римма Эльбрусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 405 |
У нас учат: | 30 |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №247 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне! 22.02.2024
23 февраль- ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ!
Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы. Балаларда, иң беренче чиратта, патриотик тәрбия, Ватанны саклау хисен укытучылар уята һәм ныгыта.
Ватанны саклаучылар көне —
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләмеТыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен. -
Халыкара туган тел көне. 21.02.2024
21 нче февраль — Халыкара туган тел көне! / 21 февраля — Международный день родного языка
-
Витаминнар-тәрәзә төбендә! 19.02.2024
Февраль ахырында тәрәзә төбе бакчасын утыртуга әзерлек башлана. Һәр бала өйдән башлы суган алып килә, бергәләп аны утырту өчен әзерлибез. Зур дулкынлану белән суганнарны тартмадагы җиргә утыртабыз. Көн саен су сибеп, түземсезләнеп яшел үсентеләрне көтәбез. Бер серне дә ачтык: үзебез карап тормаганда суганнар тизрәк тә үсә икән! Без бәйрәм ялларыннан килүгә, ямь-яшел, сусыл суганнар ашка салырлык булган! Үзебез үстергән уңыш белән витаминлы аш ашау күңелле дә, файдалы да!
-
Муса Җәлилнең туган көне! 15.02.2024
Бакчабызда Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә булып узды.Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кече яшьтән алар татар әдәбиятына тартылып, батырлык үрнәгендә үсәләр.
-
Кисеп ябыштыру 07.02.2024
Җимен тапкан, җебен тарткан,
Җебен тарткан - җирдә яткан.
(Кармактагы балык)
-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре 02.02.2024
Балалар бакчасында барлык төркем балалары белән пожар куркынычсызлыгы тәэмин итүгә багышланган чара үткәрде.
-
"Тәмле сүзләр" 31.01.2024
Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесендә безнең балалар бакчасыннан уртанчылар төркеменнән Маннанов Ильяр 3 урын, Зайнуллина Зәлинә 3 урын һәм зурлар төркеменнән Яруллин Булат 1 урын алдылар.
-
Вак моторика усешенә уеннар 23.01.2024
Уң кулыбызны табыйк,
Әйдәгез, санап карыйк.
Башлыйк чәнтидән,
Иң кечтекидән.
Чәнти була – бер,
Исемсез – ике.
Урта бармак – өч
Имән бармак – дүрт,
Бишенчесе – баш бармак.
Әнә нинди зур тармак –
Менә биш күпме була,
Бөкләгәч йодрык була.
-
Кар бабай! 22.01.2024
Кар бабай
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык. -
Кечкенәләр төркемендә курчак кисеп ябыштыру. 17.01.2024
Зиләнең курчагы
Хәкимҗан Халиков
Зиләнең бер курчагы бар,
Сузып кына: «Ән-нә»,— ди.
Сеңелем аңа: «Әттәбезне
Яратмыйсыңмы әллә?» — ди.
Сөеп кенә тора безне,
Беләсең бит әтине...
Йә үпкәләр, аңа да бер
«Әт-тә»,— диеп әйт инде.