Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Китап - белем чишмәсе 20.10.2022

Игътибар! Игътибар!
Барлык укучыларны да Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган “Китаплар бүләк итик!” акциясендә катнашырга чакырабыз. Бу календарьда иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Халыкара китап бүләк итү көне 2012 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә.
Бу көн һәркемне берләштерә. Китапны яратып кына калмыйча, башкаларга да укырга мөмкинлек бирүче шарт булып тора.
Еш кына шулай була, күптән укылган басмалар "сагына" һәм өй китапханәләре киштәләрендә әкрен генә картая. Аларның күбесе әле бик яхшы хәлдә. Әгәр алар китапханә киштәләренә эләксә, мондый китапларның икенче тормышы барлыкка килергә мөмкин.
Шуның өчен, бу акциядә актив катнашырга чакырып калабыз! -
1 нче чиреккә йомгак 19.10.2022

19-20 нче октябрь көнне 1 нче чиреккә йомгак ясап, әти-әниләр җыелышы булып узды.
-
Солдатка хат 18.10.2022

18нче гимназия укучылары "Солдатка хат" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. 100дән артык хат М.В. Фрунзе исемендәге Россия армиясенең үзәгенә җибәрелде. Укучыларның чын күңелдән язган җылы сүзләре ватан алдында үз бурычларын үтәүче батырларга барып ирешер дигән теләктә калабыз.
-
"Батырлык дәресләре" 17.10.2022

17нче октябрь көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Усманова Э. Р. һәм Мансурова Г. Ә. "Батырлык дәресләре" ( " Уроки Мужества") үткәрделәр. Әлеге дәресләрнең патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур, алар тарихыбызны, халкыбызның батырлыгын онытмаска ярдәм итә.
-
Театр иленә сәяхәт 12.10.2022

Бүген, 12 нче октябрь - курчак театрында "Авыл эте Акбай" спектакле премьерасында гимназиябезнең 1 нче сыйныф укучылары булып кайтты

-
Таяну ноктасы 09.10.2022

Күптән түгел гимназиябез укытучылары Резедә Фатыховна ( башлангыч сыйныф укытучысы) һәм Лилия Газинуровна ( инглиз теле укытучысы) "Таяну ноктасы"(Точко опоры) дип исемләнгән телевизион тапшыруда булып кайттылар. Тапшыруның әлеге чыгарылышы "Хәзерге заман укытучысы нинди ул?" дигән темага багышланган иде.
-
Кырлай - Тукай музеена сәяхәт 09.10.2022

8 октябрьдә гимназиябезнең 5А сыйныфы укучылары һәм укучыларның әниләре Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына көзге экскурсиягә бардылар
Комплекс составына кертелгән Габдулла Тукай музеен, Сәгъди абзый йортын һәм Әхмәт хан бай йортын күреп, бик күп мәгълүмат алдылар. Сәяхәттән экскурсантлар бик канәгать булып кайттылар
-
"Школьный кубок чистоты" 08.10.2022

8 нче октябрь көнне 6а сыйныфы укучылары "Школьный кубок чистоты" дип исемләнгән бәйгедә катнашып кайттылар. Укучылар мастер класслар карадылар, интеллектуаль һәм физик юнәлештә үзләренең көчләрен сынадылар.
-
Союзмультпарк 05.10.2022

Бүген 2а сыйныфы укучылары укудан бераз арынып, союзмультпаркка барып, күңелле генә ял итеп кайттылар.
-
Бер күрешү, үзе бер гомер 03.10.2022

Бүген гимназиябездә күптән көтеп алынган өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче, укытучылар көненә багышланган зур чара булып узды. Бу бәйрәмгә гимназиябездә элек укытып , лаеклы ялга киткән укытучылар чакырулы иде. Кунакларыбыз иң элек сәгать ярымлык концерт карадылар, ә аннан соң чәй табынына озатылдылар.
Ә инде бәйрәм концертын башлап җибәрүче җырлы -моңлы гаилә Рәмилә һәм Рамил Хәйретдиновларга аерым зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә!
Шулай ук бәйрәмнең иң зур кунагы буларак мәгариф идарәсенең баш белгече, Рәйхана Әминовна да катнашты. Бәйрәм чарасы барлык кунакларның да күңеленә хуш килгәндер дисәк тә була.










