Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Нәтиҗәләр билгеле! 02.11.2022

Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе ахырына якынлашты.
Акциядә гимназиябезнең 105 укучысы катнашты, алар китапханәгә 499 данә китап тапшырдылар.
Бүләк итеп тапшырылган китаплар, китап киштәләрендә үз урыннарын алу белән беррәттән, башка укучыларга да шатлык бүләк итәчәк. 
Ә иң мөһиме, күп китап тапшырган сыйныф укучылары рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
1 урын - 6б,
2 урын -5а,
3 урын - 3а сыйныфы дип табылды.
Афәрин укучылар!
-
Көзге каникулның күңелле мизгелләре 31.10.2022

Нихаять укучыларның көтеп алган көзге каникуллары да килеп китте!
Укучылар каникулны кызыклы һәм файдалы гына башлап җибәрделәр дисәк тә дөрес булыр.
Шушы көннәрдә 4б сыйныфы укучылары "Чулпан" күңел ачу мәдәният йортына барып, "Золушка" әкиятен карап кайттылар.
Ә менә 3а сыйныфы укучылары Африка саваннасы, Замбези елгасына, яңа зоопаркка сәяхәт кылдылар. Сүзне озакка сузмыйча, фотосурәтләргә күз салыйк! -
Яшь белгечләр форумы 31.10.2022

31 нче октябрь көнне безнең “18 нче гимназия” МББУ базасында яшь педагогларның “Бурычлардан - карарлардан: яшь педагогның һөнәри эшчәнлегендә төп юнәлешләр” дигән район Форумы узды.
Чарада бер елдан кимрәк эш стажы булган 66 яшь педагог һәм директорларның яңа билгеләнгән 15 урынбасары катнашты.
Очрашу интерактив-танышудан башланды һәм 5 мәйданчыкта дәвам итте, анда һәркем педагогның цифрлы компетенцияләре, аттестация үзенчәлекләре, Профсоюзлар һәм яшь педагоглар советы турында күбрәк мәгълүмат белә алды.
Модераторы булып районның яшь педагоглар советы рәисе Җамалетдинов Айнур Рәшит улы чыгыш ясады. -
Китапханәгә сәяхәт 28.10.2022

Бүген гимназиябез китапханәсендә 1а, 2б, 3а сыйныфлары өчен “Китап белән танышу” дәресе булып узды.
Китапханәдә укучылар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапларга сакчыл караш булырга тиешлеге белән таныштылар.
"Китапханә турындагы әкиятне бик игътибар белән тыңладык, табышмаклар чиштек, сорауларга җавап бирдек, китапның төрле жанрлары һәм нәрсә сөйләгәннәре белән уртаклаштык" - дип җиткерде китапханә мөдире. -
Qazan QUIZ 26.10.2022

Бүген 11 нче сыйныф укучылары республика күләм үткәрелгән Qazan QUIZ уенында катнаштылар. Командаларга бүленеп төрле конкурсларда ярыштылар. Чара бик күңелле үтте.
-
Татар сүзе 25.10.2022

25 нче октябрь көнне гимназиябезгә "Татар сүзе" дигән проект турында сөйләргә килделәр. Проект белән танышканнан соң, укучылар "Нәфис сүз" бәйгесендә үз көчләрен сынадылар.
-
Күргәзмә 22.10.2022

22 нче октябрь көнне 8б сыйныфы укучылары уку йортлары күргәзмәсендә булып кайттылар
-
Психология атналыгы 21.10.2022

17- 21 октябрьдә гимназиядә психология атналыгы булып узды. Психолог Гуменюк Л. С. укучылар белән тренинглар, психологик уеннар үткәрде, әти- әниләр белән эш алып барды. Әлеге атналык һәр балага үзләрен мәктәп коллективының бер өлеше итеп танырга юнәлтелгән иде.
-
М.И.Цветаева иҗаты белән танышу 20.10.2022

20 нче октябрь көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Пашкова С. Ф. 11 сыйныф укучылары белән Марина Цветаева иҗаты буенча әдәби чара үткәрде. Чара барышында укучылар шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар.
-
"Татар егете - 2022" 20.10.2022

Татар кызлары, татар егетләре без,
Тарих биргән олы исемебез.
Аны горурлык хисе белән йөртәбез
Күңел түрендә һәрчак үзебез:- дип горурланып әйтәләр безнең гимназия укучылары.
Бүген 20 нче октябрь көнендә гимназиябезнең асыл егете - Азамат Мифтахов "Татар егете - 2022" шәһәр бәйгесенең район турында катнашып кайтты. Аңарга киләчәктә уңышлар теләп, яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз

Сүз уңаеннан, аның белән бергә чыгыш ясаган 6 нчы, 7 нче сыйныф укучыларының егет - кызларына зур рәхмәт әйтәсебез килә. Афәрин, укучылар!










