Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Сәламәт туклану " атналыгы 25.11.2022

21- 25 ноябрь көннәрендә гимназиябездә "Сәламәт туклану " атналыгы узды. Атна дәвамында укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану турында уен формасында сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
"Татарча диктант" 25.11.2022

Бүген, 25нче ноябрь көнне, безнең гимназия дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшерү акциясендә катнашты. Укучылар һәм укытучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Акциянең максаты- татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, татар теле укытучыларын тагын да популярлаштыру.
-
"Әниемнең җылы кочагы" 25.11.2022

25 нче ноябрь көнне гимназиябезнең актлар залында, әниләр көненә багышланган - "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уткәрелде. Кичә матур җыр, бию, шигъри юллары, сәхнәләштерелгән күренешләр белән бик куңелле үтте.
-
Оригиналь котлаулар 25.11.2022

Бәйрәм дәвам итә.
1а һәм 2а сыйныфы укучылары, әниләрен бәйрәм белән котлап, төрле оригиналь плакатлар ясап элгәннәр. Афәрин укучылар!

-
"Минем кече Ватаным" 24.11.2022

Бүген 1в сыйныфы укучылары "Минем кече Ватаным" темасына проект эшләрен якладылар. Һәрберсенең эше үзенчәлекле һәм кызыклы итеп эшләнгән. Афәрин балалар!
-
Онлайн дәрес 23.11.2022

8б сыйныфы белән "С деньгами на ты" дип исемләнгән, финансовая грамотность буенча онлайн дәрес.
-
Кызыл китап 23.11.2022

23 нче ноябрь көнне 2а сыйныфы укучылары әйләнә -тирә дөнья дәресендә, табигатьне саклау, аны пычратмау, чүп-чардан арындыру һәм Кызыл китап турында сүз алып барды. Ахырдан үзләре ясап килгән проект эшләрен якладылар.


-
Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча викториналар, интеллектуаль уеннар 18.11.2022

18 нче ноябрь көнне шулай ук 5- 11 сыйныф укучылары белән дә юл йөрү куркынычсызлыгы буенча викториналар, интеллектуаль уеннар, тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әлеге чаралар укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, игътибарлыкларын үстерүгә юнәлтелгән иде.
-
Террорга - юл юк! 18.11.2022

18 нче ноябрь көнне гимназиябездә "Террорга - юл юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Бу эвакуациядә мөһим шарт буларак, укучыларның ничек дөрес итеп үз-үзләрен саклавы, яшеренүләре күздә тотылды.
Киләчәктә дә мондый эвакуацияләр, өйрәнү өчен генә булсын иде дигән теләктә калабыз! Илләребез, көннәребез тыныч булсын! -
Юлларда, сак булыйк ! 18.11.2022

18 нче ноябрь көнне гимназиябездә, юл йөрү кагыйдәләре буенча "Юлларда, сак булыйк !" дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырылды. Конкурсның әһәмияте - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче балаларны тәрбияләүдә, аларның юлларда имгәнүләрен киметүдә һәм балалар катнашлыгында хокук бозуларны булдырмауда иде.
Бу бәйгедә барлык сыйныф укучылары да бик теләп катнаштылар.










