Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Росток» жилого комплекса «Усадьба Царево» с. Новое Шигалеево Пестречинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422788, РТ, Пестречинский район, с. Новое Шигалеево ЖК «Усадьба Царево», ул. М.Джалиля, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-672-94-29 |
E-Mail: | Ds.Rostok@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад «Росток» |
Руководитель: | Осипова Снежана Андреевна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 343 ребенка |
У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Росток» жилого комплекса «Усадьба Царево» с. Новое Шигалеево Пестречинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19
-
Всероссийский фестиваль "Скорлупино". // "Скорлупина" Бөтенроссия фестивале. 29.07.2022
Праздник в усадьбе Скорлупино в селе Пестрецы – это самый необычный яичный фестиваль. Чемпионат по метанию яиц, сковородошные забеги, зажигательная яичная зумба, мастер-классы, дегустационные площадки и многое другое. Гости праздника смогли заработать оригинальные призы на яичных состязаниях и продегустировать новый гастрономический рекорд.Наши дети тоже участники Всероссийского фестиваля "Скорлупино". Они заняли призовые места.
-
Сабантуй 10.06.2022
“Үсенте” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме.
Татар халкы элек-электән бик тырыш, эшчән халык булган. Җиренә җиткереп эшен дә эшләгән, бәйрәм итеп ял да итә белгән. Кыр эшләре тәмамлану белән бәйрәмгә дип бирнә җыйганнар, зур мәйданнарга җыелып Сабантуй бәйрәмен үткәреп күңел ачкан. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан килеп, бүгенге көнгә кадәр дә асылын югалтмыйча татар дөньясында зурлап бәйрәм ителә. Халык бәйрәмдә бик теләп җырлап-биеп күңел ача, төрле уеннарда катнашып көч сынашалар.
Без үзебезнең гореф гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да чәчми-түкми җиткерергә бурычлыбыз. Шул нисбәттән үзебезнең “Үсенте” балалар бакчасында матур итеп бәйрәм чарасын уздырдык. Максатыбыз сабыйларны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннанрак таныштыру иде.
10 июнь көнне иртәдән бакчабызда бәйрәм рухы чагылды. Матур итеп татарча милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торды. Бәйрәмне балалар белән урамда матур итеп уздырдык. Аларга Сабантуй бәйрәменең тарихы, татар халкының милли уеннары турында сөйләнелде. Әле сөйләнеп кенә калмыйча, бик күңелле уеннар оештырылды. Балалар берсеннән- берсе узыша узыша капчык киеп тә сикерделәр, чүлмәк тә ваттылар, бердәмлектә көч икәнен аңлау өчен канат та тартып карадылар. Әле ярый балалар бакчасында Сабантуйның төп чарасы – көрәш уены булмый калды, сарык та табып бирәсе булыр иде!
Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде. Йөзләреннән елмаю, күзләрендә кызыксынучанлык утлары иде. Бәйрәм тәмамлагач истәлеккә фотога да төштек. Балалар да, өлкәннәр дә бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.
Сабыйларыбызны Сабантуй бәйрәме, татарның гореф-гадәте белән таныштыруны балалар бакчасыннан башларга кирәк. Күңелләренә миллилик, туган телнең орлыкларын салу кечкенәдән башлана. Бу матур бәйрәмне киләчәктә дә бакчабызда уздырырга гадәткә кертербез, һичшиксез!
-
1 июня - Международный день защиты детей!!! 01.06.2022
Детство навсегда останется самой счастливой и беззаботной порой для многих из нас. В первый день лета отмечается международный праздник – День защиты детей. Радостно, звонко, тепло и красочно прошёл главный праздник детства в нашем детском саду. Все педагоги старались сделать так, чтобы этот праздник надолго запомнился детям. Мы постарались в этот день создать праздничную атмосферу и порадовать детей весёлыми играми, песнями, танцами. Праздник начался с веселой песни, которая создавала праздничное настроение. Ребята отправились в путешествие, что бы выручить Солнышку и встретить Лето. Воспитанники участвовали в играх, читали стихи про безоблачное детство, пели песни о дружбе, танцевали. Закончился праздник зажигательной, поднявшей настроение дискотекой. В заключении праздника дети выразили свое настроение в рисунках на асфальте. Рисунки получились красочными и разнообразными!!!
-
Чыгарылыш кичәсе гөрләп үтте 25.05.2022
“Үсенте” балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе гөрләде.
Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе ата-ана өчен дә,балалар өчендә бик мөһим матур бәйрәм чарасы. Әлеге бәйрәм сабыйларыбыз өчен зур вакыйга. Зур тормышка аяк басуның беренче баскычы. Әлеге баскычлар алар тормышында әле күп булачак!
24 май көнне “Үсенте”балалар бакчасында иртәдән бәйрәм мохите хөкем сөрде. Бакча бик матур итеп бизәлгән, берсеннән-берсе матур,шат күңелле сабыйлар йөгерешәләр, ашыгалар. Тик әти-әниләрнең генә күңелләрен бераз моңсу катыш шатлык биләп алган. Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә икән бит. Әле кайчан гына бу якты дөньяга аваз салган сабыйлары, инде балалар бакчасының матур итеп бизәлгән актлар залына басып үзләренең икенче йортлары – балалар бакчасы белән саубуллашу җырларын җырлыйлар. Чыннан да вакыт бик тиз үтә, шушы кыска гына вакыт аралыгында балалар бакчасы, тәрбиячеләр балалар күңелендә аерым урын алып торырлык итеп кергән. Анысы бәхәссез! Чөнки тәрбияче әти-әнигә караганда да күбрәк вакытын шушы сабыйларга багышлый.
Быел 12 группаның тәрбиячеләре – Дикунова Светлана Юрий кызы, Нурмыева Руфия Шакиръян кызы һәм музыка җитәкчесе Толовенкова Дарья Владимир кызы үзләренең яраткан тәрбияләнүче сабыйларын мәктәп юлына озаттылар. Әлеге искиткеч матур эчтәлекле бәйрәмне оештыруга педагогларның бик күп көч киткәне, ә балаларның үз чиратында әти-әниләр белән берлектә бик җаваплы итеп әзерләнгәнлекләре сизелеп тора. Күңелдәге хис-тойгыларны, рәхмәт, моңсулык, шатлык сүзләрен балалар искиткеч матур эчтәлекле шигырь һәм җырлар аша белерде. Сабыйлар җырлаганда, биегәндә күңел тагын да йомшара, күзләргә шатлык яшьләре тула.
Безнең нәниләребез “Үсенте” балалар бакчасы белән саубуллашты һәм алдагы тагын да мөһим вакыйга – мәктәп тормышына аяк басу этабына җиттеләр. Әле алда бик күп чишелмәгән серләр, белем дөньсына сәяхәт көтә. Ел саен безнең бакчабыз берсеннән-берсе сәләтлерәк, акыллырак балаларны мәктәп тормышына җибәрә. Һичшиксез араларында әле танылган табиб, галимнәр, җырчылар, укытучылар булачагына шигебез юк. Һәр бала үзенә күрә бер йолдыз, кабатланмас сәләт ияләре.
Ә без үз чиратыбызда сабыйларга иң-иңнәре булуларын, белем дөньясында югалып калмыйча алга баруларын теләп саубуллашабыз!
-
Акция "Неделя безопасности" 19.05.2022
Охрана жизни и здоровья детей - одна из первостепеннейших задач детского сада и семьи. В нашем детском саду прошла "Неделя безопасности" с целью формирования у детей безопасного для их жизни и здоровья поведения. Воспитатели провели с детьми профилактическую беседу по противодействию экстремизму и терроризму. Для родителей были подготовлены информационные буклеты и памятки на тему "Защитим детей от терроризма"
-
Комплектование 2022 17.05.2022
Утвержденное количество свободных мест в соответствующих возрастных группах:
кол-во мест 1,5-2
кол-во мест 2-3
кол-во мест
3-4
кол-во мест
4-5
кол-во мест
5-6
кол-во мест
6-7
0
0
0
29
0
0
Напоминаем, что проверить статус заявления ребенка можно через личный кабинет Единого портала государственных услуг (https://www.gosuslugi.ru/). Срок действия статуса «направлен в ДОО» - 30 календарных дней со дня направления.
-
" Всероссийский день Эколят" 25.04.2022
Сегодня 25 апреля 2022 года в нашем детском саду прошли мероприятия, посвященные Всероссийскому «Дню Эколят».
Сказочные герои — Эколята, в роли которых выступали воспитатели, они проверили не только знания детей по экологии, но и весело и задорно поиграли с ними. В завершении дошкольники исполнили «Гимн Эколят» вместе с Тихоней, Умницей, Ёлочкой и Шалуном.
-
Балалар бакчасында-Габдулла Тукай көннәре 22.04.2022
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен апрельдә аның туган көнен билгеләп үтәбез. Безнең "Үсенте" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә", "Су анасы", "Шүрәле" әсәрләре рус һәм татар телендә сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
-
12.04.2022
В детском саду "Росток" прошла тематическая неделя, посвящённая Дню космонавтики. Воспитанники группы с педагогами в течение недели знакомились с информацией о первом полете человека в космос и о космосе вообще.
Когда над землёй летит космонавт,
Глядят ему в след миллионы ребят,
Вечерней порою глядят в небеса,
Сияют, сияют ребячьи глаза.
И в них отражаются, ярко горя,
Те звёзды, к которым они полетят! -
День открытых дверей 11.04.2022
Взаимодействие ДОУ с семьёй является важным направлением работы образовательных учреждений. И одним из путей сотрудничества с родителями является проведение Недели открытых дверей. В нашем детском саду с 11 апреля по 29 апреля проходит день открытых дверей для родителей.