Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423009, Республика Татарстан, Нурлатский район, с.Степное Озеро, улица Школьная, дом 21 / Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Бикүле авылы, Мәктәп урамы, 21 йорт, 423009 |
Телефон: | +7(843)-454-63-47 |
E-Mail: | st-kyl@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Степноозерская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Нурдида Габдульхаковна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 23учащихся / Бездә укыйлар: 23 укучы |
У нас учат: | 12 учителей / Бездә укыталар: 12 укытучы |
Наша школа
Ватанны саклаучырар көне
Опубликовано: 23.02.2012Бу көн тулысы белән хәрби-патриотик тәрбиягә багышланган иде. Иң элек барлык сыйныф укучылары да Аглетдинов М.Г. әзерләгән презентацияләр карадылар. Аларның берсе Ватанны саклаучылар көне тарихына, икенчесе якташыбыз - Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышларында катнашучыларга багышланган иде. Ә өченче презентация Бикүле мәктәбендә уздырылагн хәрби-патриотик темага уздырылган чараларга багышланган иде.
"Минем гаиләмнең Ватанны саклауга керткән өлеше" - бу укучылар әзерләгән презентацияләр темасы иде. Үз гаиләләре турында Аглетинов Шамил (3 кл.), Мингалимов Алмаз, Камалетдинов Фаиз (5 кл.), Мирсаитова Илүзә (6 кл.), Загирова Динара, Галиева Таңсылу (7 кл.), Ахметсагиров Зөлфәт (8 кл.) чыгыш ясадылар. Илүзә, Динара, Таңсылуның презентацияләре бик эчтәлекле иде.
Ә соңыннан ярышлар башланда.Иң элек 5-9 сыйныф егетләреннән ике төркем "Торнадо" һәм "Тайфун" төркемнәре ярышты. "Торнадо" (командиры Яруллин Алмаз) җиңүгә иреше.
Икенче итеп 2-3 сыйныф егетләреннән ике төркем "Крутышки" һәм "Червячки" төркемнәре көч сынашты. Бу ярышта "Червячки" төркеме җиңү яулады.
Аҗаган уены да бик мавыктыргыч булды. Монда "Тайфун" һәм "Торнадо" төркемнәре катнашты. Тйркемнәр яшерелгән флагны табарга тиеш иделәр. Бу ярышта да "Торнадо" беренчелекне бирмәде.
Ә соңыннан кызлар классташ егетләрен бәйрәм белән котладылар, бәйрәм бүләкләрен тапшырдалар.
К списку новостей