Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423009, Республика Татарстан, Нурлатский район, с.Степное Озеро, улица Школьная, дом 21 / Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Бикүле авылы, Мәктәп урамы, 21 йорт, 423009 |
Телефон: | +7(843)-454-63-47 |
E-Mail: | st-kyl@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Степноозерская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Нурдида Габдульхаковна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 23учащихся / Бездә укыйлар: 23 укучы |
У нас учат: | 12 учителей / Бездә укыталар: 12 укытучы |
Наша школа
Яңа 2012 ел
Опубликовано: 29.12.201129 нчы декабрь көнне безнең мәктәптә Яңа ел кичәсе булып үтте. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлеш - "Хуш киләсең, Яңа ел!" - башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылды. Бу кичәдә 1- 3 сыйныф укучылары катнашты. Кыш бабай һәм Карсылу укучыларны бәйрәм белән котлады, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнады. Кичә бик күңелле үтте. Бу кичәдә шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар да теләп катнаштылар: шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Икенче өлеш 5- 9 сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. "Яңа ел маҗаралары" диеп исемләнгән бу кичәне ике укучы- Алмаз һәм Ләйсән алып барды. Бәйрәм кичәсе җырлар, кызыклы биюләр белән үрелеп барды. Бигрәк тә рок-н-ролл биюе, Роза һәм Рузилә башкарган бәбиләр биюе укучылар һәм кунаклар күңеленә хуш килде.
Ә хәзер без яңа ел каникулына таралдык
Барыгызны да яңа ел белән котлыйбыз!
К списку новостей