Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423009, Республика Татарстан, Нурлатский район, с.Степное Озеро, улица Школьная, дом 21 / Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Бикүле авылы, Мәктәп урамы, 21 йорт, 423009 |
Телефон: | +7(843)-454-63-47 |
E-Mail: | st-kyl@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Степноозерская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Нурдида Габдульхаковна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 23учащихся / Бездә укыйлар: 23 укучы |
У нас учат: | 12 учителей / Бездә укыталар: 12 укытучы |
Наша школа
Ачык дәресләр айлыгы
Опубликовано: 16.03.2015ФГОС НОО һәм ООО буенча мәктәптә ачык дәресләр атналыгы башланды. Март ае дәвамында барлык укытучылар да коллегалары һәм ата-аналар өчен ачык дәресләр, ачык класстан тыш чаралар үткәрәчәкләр. Бу чараның максаты булып укытучыларның педагогик осталыгын арттыру, тәҗрибә уртаклашу, яңа педагогик технологияләр үзләштерү һәм кулланышка кертү тора. Беренче булып башлангыч сыйныф укытучысы Рәхмәтуллина Гөлсинә беренче сыйныфта әлифба дәресе үткәрде . Дәрестә мәктәпнең укыту буенча директор урынбасары,укытучылар һәм ата-аналар катнашты.Дәрес өчен укытучы үзанализ ясады,хезмәттәшләре дәрескә карата үз фикерләрен әйтте.
Дәрестән тыш эшне оештыру буенча Галәветдинова Нурания мастер класс үткәрде.2нче сыйныф укучылары белән оештырылган әлеге чарада укытучылар катнашты.”Уйла ,сана.иҗат ит!” темасы астында үткән бу осталык дәресе, күпләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк дәрес булды.
Барлык укытучылар 13нче март көнне ата-аналар өчен “Ачык ишекләр”көне үткәрделәр.
Бу көнне 5нче сыйныфта математикадан “Унарлы вакланмаларны тапкырлау””темасы буенча Киямова Л.Н, 6нчы сыйныфта рус теленнән ”Разряды прилагательных”темасы буенча Мөхәммәтҗанова И, 7нче сыйныфта географиядән ”Төньяк Американың табигый зоналары” темасы буенча Галиева З.Г, 8нче сыйныфта җәмгыять белеменнән “Этнос:халыклар һәм милләтләр”темасы буенча Мирсәитова З.Н, 4нче сыйныфта рус теленнән “Имя прилагательное” темасы буенча ачык дәресләр үткәрде.Барлык дәресләрдә дә 100% ата-аналарның катнашуы безнең өчен гадәти булмаган күренеш иде
К списку новостей