Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423009, Республика Татарстан, Нурлатский район, с.Степное Озеро, улица Школьная, дом 21 / Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Бикүле авылы, Мәктәп урамы, 21 йорт, 423009 |
Телефон: | +7(843)-454-63-47 |
E-Mail: | st-kyl@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Степноозерская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Нурдида Габдульхаковна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 23учащихся / Бездә укыйлар: 23 укучы |
У нас учат: | 12 учителей / Бездә укыталар: 12 укытучы |
Наша школа
Батырлык дәресе
Опубликовано: 20.02.2015Якташыбыз Идеал Муса улы Галәветдинов безнең үзенең туган авылы булган Бикүле төп мәктәбендә еш кунак була. Ул укучылар белән очрашулар үткәрә, китапханәгә, уку-чыларга китаплар бүләк итә, гармунда уйный, җырлый. Шуңа күрә дә бу очрашулар һәрвакыт кызыклы һәм эчтәлекле була, укучыларыбыз да һәрчак көтеп ала.
17 нче гыйнвар көнне Идеал абый укучылар белән очрашуга килде. Ләкин бу очрашу гадәттәгедән үзгәрәк иде, чөнки бу очрашуда ул укучылар белән “Батырлык дәресе” үт-кәрде. Башта ул бу дәреснең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып үткәрелүен әйтеп үтте, укучылар белән Бөек Ватан сугышына багышланган викторина үткәрде, аларны бу сугыш вакыйгалары, Рейхстагка әләм куючы, амбразураны күкрәге белән каплаучы татар кешеләре белән таныштырды. Укучылардан Нурлат районыннан чыккан Советлар Союзы геройлары, Дан ордены кавалерлары, сугышта булган туганнары турында сөйләтте, үз милләтеңнең, үз гаиләңнең танылган кешеләрен белергә, алар белән горурланырга кирәклегенә басым ясады. “Мин һәрчак татар милләтеннән булуым һәм милләтем шундый каһарманнарга бай булуы белән горурландым,” – диде ул сүзен йомгаклап.
. Соңыннан үл викторинада җиңгән укучыларга истәлек бәләкләре тапшырды, ә инде татар теле буенча олимпиаданың республика турында җиңгән 9 нчы сыйныф укучысы Мирсәе-това Илүзәгә чәчәк бәйләме һәм акчалата бүләк тапшырды.
Кыскасы, укучылар Бөек Ватан сугышы турында бик күп өстәмә мәгълүмат алдылар
К списку новостей