Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423009, Республика Татарстан, Нурлатский район, с.Степное Озеро, улица Школьная, дом 21 / Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Бикүле авылы, Мәктәп урамы, 21 йорт, 423009 |
Телефон: | +7(843)-454-63-47 |
E-Mail: | st-kyl@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Степноозерская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Нурдида Габдульхаковна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 23учащихся / Бездә укыйлар: 23 укучы |
У нас учат: | 12 учителей / Бездә укыталар: 12 укытучы |
Наша школа
Нәүрүз
Опубликовано: 21.03.2013"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр: Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз, Аш-сый көтеп торабыз, Нәүрүз мөбарәкбад. Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр. Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар: Нәүрүз килә яшәреп, Яшәреп тә теш ярып. Сөләйман абзый, көтәмсең, Табак-савыт бирәмсең? Нәүрүзгә табак кирәк, Табакка кабак кирәк, Май, күкәй, калак кирәк... Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган. Ул көнне зур казанда "карга боткасы" пешергәннәр һәм барлык авыл халкы да шул боткадан авыз иткән. Менә шулай күңелле итеп үзган Нәүрүз бәйрәме.
К списку новостей