Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423009, Республика Татарстан, Нурлатский район, с.Степное Озеро, улица Школьная, дом 21 / Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Бикүле авылы, Мәктәп урамы, 21 йорт, 423009 |
| Телефон: | +7(843)-454-63-47 |
| E-Mail: | SStozer.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Степноозерская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Нурдида Габдульхаковна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 21 учащихся / Бездә укыйлар: 21 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей / Бездә укыталар: 12 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
“Көзге бал” бәйрәме 30.10.2013

Көзге уңышларны җыеп алу белән мәктәптә “Көзге бал” бәйрәме үткәрелә. Укучылар бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр:газета чыгарылды, күргәзмә әзерләделәр, җыр-биюләр өйрәнделәр. Кичә барышында төрле уеннар үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле үтте, укучыларга ошады.
-
“Сөмбелә” бәйрәме 29.10.2013

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныфлар өчен “Сөмбелә” бәйрәме үтте. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Бу бәйрәм укучылар күңеленә хуш килде .
-
Эх, күңелле өмәсе! 26.10.2013

Өмә — күп кенә халыкларда бер-береңә ярдәм итү. Өмәләрне авылларда күп кеше һәм көч кирәкле эшне тиз башкару өчен оештыралар. Уңыш җыю, йорт торгызу, урман кисү өчен дә өмәләр оештырылган.Безнең мәктәптә дә бүген өмә булып узды. Әйләнә - тирәне саклау өчен без иң беренче чиратта үзебезне сакларга тиеш. Без үзебезне яратсак, сакласак әйләнә тирәбезне дә саклыйбыз дигән фикергэ килдек.
-
Cынап карау имтиханы 14.10.2013

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән сынап карау имтиханы эшлиләр. Аларга уңышлар телибез
-
Cынап карау имтиханы 09.10.2013

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математикадан сынап карау имтиханы эшләделәр.
-
Гомумроссия олимпиадалары 07.10.2013

Бүген Гомумроссия олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!!!!!
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2013 Йөрәк түрләреннән урын алып Гомер буе сине озата бара. Уңыш, ялгышларны күзләп тора Укытучы – бар дөньяга "Ана". Хөрмәтле укытучыларыбыз! Без сезне Укытучылар көне белән чын йөрәктән котлыйбыз! Сезгә шушы авыр, әмма мактаулы эшегездә тазалык, тынычлык, сабырлык, гаилә бәхете телибез. Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!

-
Хөрмәтле Нүрдидә Габделхаковна! 04.10.2013

Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
-
Гражданлык оборонасы өйрәнүләре 04.10.2013

- Өлкәннәр көне белән сезне хөрмәтле ветераннар! 01.10.2013







