Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423009, Республика Татарстан, Нурлатский район, с.Степное Озеро, улица Школьная, дом 21 / Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Бикүле авылы, Мәктәп урамы, 21 йорт, 423009 |
| Телефон: | +7(843)-454-63-47 |
| E-Mail: | SStozer.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Степноозерская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Нурдида Габдульхаковна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 21 учащихся / Бездә укыйлар: 21 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей / Бездә укыталар: 12 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66
-
Район күләмендә оештырылган җыр һәм рәт смотрында без 3 нче урында
20.02.2013
Район күләмендә оештырылган җыр һәм рәт смотрында катнашып 3 нче урынны яулау безнең өчен зур шатлык. Укучыларны урын алырлык дәрәҗәгә җиткергән өчен Мансур Госман улына олы рәхмәтебезне белдерәбез...
-
Ватанны саклаучылар көненә рәсем конкурсы оештыру. 19.02.2013

-
Экология темасына кагылышлы рәсем конкурсында катнашу 18.02.2013

-
Җыр һәм рәт смотры 15.02.2013

Бүген Бикүле, Фома һәм Якушкино мәктәпләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган, Җыр һәм рәт смотры дип исемләнгән куст ярышы булып узды. Конкурста 1 нче урынны Бикүле һәм Якушкино мәктәбе , 2 нче урынны Якушкино мәктәбенең кечкенә группасы, 3 нче урынны Фома мәктәбе яулады. Укучыларыбызга район күләмендә узылачак бәйгедә дә җиңү яулап кайтуларын теләп калабыз.
-
Муса Җәлил
15.02.2013
Башлангыч сыйныфлар өчен Муса Җәлилгә һәм аның шигырьләренә багышланган шигъри кичә оештырылды.
-
Әфганстан - төзәлмас яра 15.02.2013

Бүген безнең мәктәптә бик күп сыйныф сәгатьләре булып узды. Шуларның чираттагысы Әфганстанда булган вакыйга. Мансур Госман улы тарафыннан эчтәлекле материал әзерләнде. 6 сыйныф укучысы Хасанов Әлфис тә, үзенең әтисе Әфганстанда булу сәбәпле бик эчтәлекле чыгыш әзерләгән иде.
-
Гашыйклар көне 14.02.2013

Дәресләрдән соң Гашыйклар көненә багышланган Cин - минеке, мин - синеке дип исемләнгән кичә булып узды. Бәйрәм кичәсе 6-9 сыйныфлар арасында үтте. Бәйрәмнең патшасы һәм патшабикәсе билгеләнде. Шулай ук ткалган парлар да төрле номинацияләргә ия булды. Бәйрәмнең Мистер һә Мисс исеменә 9 сыйныф укучылары Мусин Нәфис һәм Минекаева Алия лаек булды. Кичә күңелле дискәтүк белән төгәлләнде.)))
-
Герой шәһәрләр!
14.02.2013
Бүген безнең мәктәптә Герой шәһәрләр дип исемләнгәнсыйныф сәгате узды. Герой шәһәрләр турында тулы мәгълүмат белән тарих укытучысы Зөлфия Нәбиулла кызы таныштырды.
Герой-шәһәр титулының дәвамчысы булган әлеге дәрәҗәле исемне Волоколамск, Брянск, Нальчик, Выборг һәм Калач-Дон алды. Шулай итеп, Россиядә Хәрби дан шәһәрләре саны 27гә җитте. Әлеге исем сугыш вакытында халкы зур батырлык күрсәткән калаларга бирелә. Герой-шәһәр исеменә исә элекке Советлар Союзында 12 кала лаек булган иде. Тик Россиядә Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләр моның белән генә чикләнми.
-
Мониторинг 2
07.02.2013
4 нче сыйныфлар арасында, рус теле һәм әйләнә - тирә фәннәре буенча мониторинг узды.
-
Мониторинг 1
06.02.2013
4 нче сыйныфлар арасында, татар теле һәм математика фәннәре буенча мониторинг узды.







