Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 29 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Помоги своей школе 27.05.2016

Республиканская акция «Помоги своей школе-2016!» проводится Министерством образования и науки Республики Татарстан совместно с Министерством строительства, архитектуры и ЖКХ Республики Татарстан и Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа»
-
15.05.2016

Учащиеся нашей школы Сафиуллин Халил, Аглиуллин Аяз приняли участие в республиканском медиаконкурсе «Наша Победа», представили видеофильм по номинации «Хроника памяти». В конкурсе, который проводит Академия творческой молодежи, заняли 3 место и получили приглашение в столицу нашей республики.
-
Ул көннәрнең даны мәңгелек!" 09.05.2016

9 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парад һәм тантана үтте. Укучылар "Ул көннәрнең даны мәңгелек!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж куйдылар, ветераннарны котлап, алар хөрмәтенә концерт күрсәттеләр.
-
ТУКАЙ ҺӘРКЕМГӘ ЯШЬТӘШ! 28.04.2016

Милләттәшләребез туры Тукайның бүген дә, гадәтенчә, антына тугры калып, халкына хезмәт итәчәгенә һич шикләнмиләр икән. Әлбәттә, кәрәзле телефон, IT технологияләр дә аннан читтә булмаслар, интернетны ул максатчан куллана белер. Шулай да шагыйрь техникага мөкиббән китмәс, рухи шатлык өләшүче каләмгә өстенлек бирер, виртуаль дөньяны түгел, тормышны сөяр иде дигән фикерне күпләр хуплады. Әңгәмәдәшләребез туры Тукай заман проблемаларына карата үз фикерен әйтәчәк, доллар үсүен, юлларның төзексезлеген тәнкыйтьләячәк, укучыларга: “БДИ һәм ГИАдан курыкмагыз, Ходай биргән гомеребез алардан кыйммәтрәк!” - дип киңәш итәр иде дип уйлыйлар. Бөек Тукай мөнбәрләрдән татарча сөйләргә оялмас, горурланып, милли кием, түбәтәйдән йөрер иде дип саныйлар. Азатлык, дуслык илендә Тукай һәркемгә кардәш булыр, һәммәбезгә тигез карар, бай-ярлыга бүлмәячәк дип белдерүчеләр дә табылды.
Белеп торсыннар: без, Тукай оныклары, бөек шагыйребез белән горурланабыз!
-
16.04.2016

21 нче март көнне мәктәбебезнең «Нурлы як йолдызлары командасы «Яңа гасыр» каналының «Тамчы—шоу» интеллектуаль уенында Аксубай районы Кыязлы мәктәбенең «Аксубай лачыннары» командасы белән очрашып, җиңү яулап кайттылар.
-
Акция "Будь готов! Скажи нет!" 12.04.2016

МБОУ «Фомкинская СОШ» 7 апреля 2016г. провела акцию «Будь готов! Скажи, нет!» . В акции приняли участие жители села разных возрастов. Организаторы акции собрали 39 подписей «С извлечениями из Закона ознакомлен». Прохожим раздавали буклеты.
-
Акция «Мы готовы к ГТО» 11.04.2016

Согласно Указанию МО и Н РТ №726/16 от 29.03.16 г. сегодня в школе проводилась Всероссийская акция "Мы готовы к ГТО". Учащиеся 1-11 классов сдавали нормативы по 5 видам.
-
10.03.2016

4 нче март көнне мәктәптә "Ягез әле,кызлар!" бәйгесе үтте. 1- 4 , 5-7 , 8-11 сыйныф кызлары бу бәйгедән берсе дә читтә калмады. Командалар арасында ярыш бик кискен барды. Кызлар күп төрле бәйгеләрдә катнашып осталыкта, җитезлектә һәм тапкырлыкта сыналдылар.
-
Әниләргә мастер-класс 10.03.2016

Фома урта мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары әниләре җыелышы уку сыйфатын күтәрү юлларына багышланган мастер-класс рәвешендә оештырылган иде. Башта идеал укучы турында хыялланып хисләнгән әниләр алдында проблемалы сорау туды. Әлеге сорауга җавапны төрле юллар белән эзләп карадылар. Җыелышта катнашучылар укучылар тарафыннан махсус әзерләнгән видеоязмалардагы хәлләргә үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр, сыйныф җитәкчесе таныштырган хикәятләр хакында фикер алыштылар. Балада кечкенәдән җаваплылык хисләре тәрбияләү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү мөһимлеге ассызыкланды, бала тәрбияләгәндә ата-аналарда кирәкле сыйфатлар искә төшерелде. Төркемнәрдә уку сыйфатын төшерү ихтималы тудырган гамәлләрне кисәтү һәм тыю билгеләре ясадылар. Рефлексия өлешендә һәр әни “Мин шуны аңладым...”, “Мин шуңа игътибар итәчәкмен...” кебек җөмләләрне дәвам итеп, үз фикерен әйтте. Мастер-класс һәркем күңелендә канәгатьлек хисләре уятты. Катнашучылар җыелышта алган белемнәр уку сыйфатын күтәрүдә ярдәм итәр дигән өмет белән таралыштылар.
Гөлүсә Әһлиуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 7 нче сыйныф җитәкчесе.
-
“Ялкын” күңелләрдә ялкын кабызды 02.03.2016

Сыйныфыбыз белән Казанга барып, "Сез иң гүзәл кеше икәнсез!" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашып кайттык! Бүләкнең саллысы – музыкаль колонкалар безгә, бәйге җиңүчеләренә эләкте. Укучылар, укытучылар һәм экспертлар катнашында "Укырга вакыт" дип аталган түгәрәк өстәлдә катнаштык. Анда “Уку: искелекме, модамы? Безгә нинди әсәрләр кирәк?” кебек сорауларга җавап эзләдек. Телевидение, милли китапханә, редакциядә эшләүчеләр фикерен ишеттек. Хәзер күпләр заман техникасына мөкиббән киткән вакытта, китап укучылар да юк түгел икән. Бала кечкенәдән китап укып үсәргә тиеш, ә инде үскәч, китапны яки интернетның кайсын сайлавы үз иркенә куелсын дигән фикерне хуплаучылар күп булды.














