Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Бардык, катнаштык, җиңдек! 18.02.2016

Туган телебездә җиңел аралашкач,укытучыларыбызның кызыклы дәресләрендә актив катнаша алгач, татар теле бик җиңел фән шикелле тоела иде. Ә менә олимпиадага әзерләнә башлагач, үзебез өчен бик күп серләр ачтык, ана телебезнең бөеклегенә, байлыгына сокландык. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, дигәндәй, районда җиңү яулап, республика турында катнашу бәхетенә ирештек. Бәйге зур оешканлык белән узды. Анда безгә төрле районнардан килгән иң көчле, сәләтле яшьтәшләребез белән көч сынашырга туры килде. Әлбәттә, укытучыларыбыз Гөлүсә Дамировна Әһлиуллина һәм Резедә Дамировна Сафиуллиналарның безгә төпле белем биреп, көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләүләре куйган максатыбызга ирешергә насыйп итте. Безнең уңышыбызга барлык мәктәп коллективы сөенгән икән. Әнә ничек каршы алдылар бит алар безне. Җитәкчеләребез белән бергә иртән мәктәпкә килеп керүебез булды, шаккаттык: барысы да кулларына чәчәкләр, шарлар тотып, “тере коридор” ясап тезелгәннәр. Күңелле музыка астында, “Котлыйбыз!” дип елмаеп торучылар алдыннан узганда, күңелләрдә горурлык хисе янды. Туган телебезне ихтирам итәргә, сакларга һәм үстерергә кирәклегенә кабат инандык. Киләсе елларда да сынатмабыз дип ышанып калабыз.
Шарапова Ләйсән, Гафурова Алия,
Фома урта мәктәбе.
-
Чаңгы юлы – 2016 17.02.2016

Безнең мәктәп тә бу ярыштан читтә калмады. Гараев Фәиз, Аглиуллин Аяз кебек укучыларыбызның бу ярышта бик теләп катнашуы Табигать-анабыз да, кояшлы матур көн бүләк итеп, спорт сөючеләрне сөендерде.
-
Герой – шагыйрь Муса Җәлил 17.02.2016

15 нче февраль көнне мәктәбебез берьюлы өч истәлекле датаны билгеләп үтте. Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына, якташыбыз шагыйрь –рәссам Гакыйл Сәгыйровның һәм татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның туган көннәренә багышланган әлеге чарада укучылар “Ә син илең, халкың өчен нәрсә эшләдең?” дигән сорауга җавап эзләделәр.
-
“Елның сыйныф җитәкчесе – 2016” конкурсы 15.02.2016

-
Хәрби күнекмәләр һәм җыр конкурсы 15.02.2016

Хәрби күнекмәләр һәм җыр конкурсы
-
10.02.2016

Бүген 6 нчы сыйныфта "Әфганстан – йөрәк ярасы" исемле ачык тәрбия сәгате үтте. Чараны тарих укытучысы, 6 сыйныф җитәкчесе Фәхриева Гөлфия Якуп кызы әзерләде. Сыйныф сәгате ерак Әфганстан җирендә гомере өзелгән, мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәргә багышланды
-
06.02.2016

Күптән көтеп алган “Студентлар белән очрашу” кичәсе булып үтте. Мәктәбебезне сагынган, укытучыларны хөрмәт иткән укучылар килгән иде. Очрашуга килгән студентлар өлкән сыйныф укучыларын үзләренең уку йортлары белән , керү , яшәү шартлары белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кичәнең икенче өлеше кызыклы уеннар белән дәвам итте.
-
06.02.2016

30 нчы гыйнвар көнне Кизләү урта мәктәбендә Татарстанның атказанган укытучысы, Н.К.Крупская исмендәге премия лауреаты Ф. С. Хаметовның якты истәлегенә багышланган хоккей ярышлары үтте. Егетләребез : Мингалимов Илнар, Замалеев Алмаз, Зиннуров Рәзил, Шагиахметов Илназ, Садртдинов Айдар, Закиров Разил, Мингалимов Нәфис, Гилязов Әлфис физкультура укытучысы Замалеев Айрат Каимович җитәкчелегендә 1 нче урынны яулап кайттылар.
-
Итоги школьного тура Всероссийского конкурса «Живая классика». 06.02.2016

Аглиуллин Аяз , занявший 1 место, исполнил рассказ «Как я был самостоятельным» Ю.Сотника , а Яна Мокина прочитала «Бабка» В.Осеевой. Победители смогли донести до зрителей и жюри ясные и яркие образы. Наверное, поэтому конкурс и называется «ЖИВОЙ классикой». Одна из учениц будет представлять школу на муниципальном этапе конкурса
-
02.02.2016

28 нче гыйнвар көнне Нурлат шәһәренең 9 нчы мәктәбендә укучыларыбыз Хайбуллина Алсу, Шакурова Алсу, Әһлиуллин Аяз, Гайсина Гөлшат “Мин—Россия гражданины” дип исемләнгән социаль проектлар бәйгесендә чыгыш ясап кайттылар.














