Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423185, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Зиреклы, ул. Молодежная, д. 14 |
Телефон: | +7(843)-483-86-90 |
E-Mail: | Lzrk.Nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Зиреклинский лицей" НМР РТ |
Руководитель: | Хаметвалеев Айрат Минвалеевич |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 46 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
8 февраля - День памяти юного Героя-антифашиста. 08.02.2022
8 февраля - День памяти юного героя-антифашиста. С 1964 года во всём мире отмечается День юного героя-антифашиста. Он был утверждён Международной Ассамблеей ООН в честь погибших на антифашистском митинге в 1962 г. парней: пятнадцатилетнего парижанина Даниэля Фери и иракского борца против насилия в своей стране Фадыла Джамаля, который скончался от пыток в одной из тюрем Багдада в 1963 году.Сегодня во всех классах прошли уроки Мужества.
8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә, дөресрәге 9 февральдә (1943 ел) Краснодонда совет яшь гвардиячеләре Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко һәм башкалар фашистлар кулыннан һәлак була. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.Бүгенге сыйныф сәгатендә сүз шушы кечкенә Геройлар турында, аларның үлемсез батырлыгы турында барды.Чарада Зирекле музее директоры Лотфуллина Лидия Зөфәр кызы да катнашты.
-
Парламент дәресе. 07.02.2022
8-11 нче сыйныф укучылары өчен уздырылган Парламент дәресендә авыл җирлеге башлыгы, депутат Гайфутдинов Җәлил Габдрәшит улы да катнашты.
-
Тимурчылык хәрәкәте дәвам итә. 05.02.2022
Лицейның Яшь гвардия отрядында торучы егетләр өлкән кешеләргә ярдәм итәргә керештеләр: өй алларын кардан чистарттылар.
-
Игра "Зарница". 05.02.2022
Бүген 6-9 нчы сыйныф укучылары командаларга бүленеп төрле спорт ярышларында катнаштылар: аркан тарттылар, яшерелгән миналарны эзләделәр,җитезлектә сыналдылар.
-
Поздравляем призера олимпиады по татарской литературе. 02.02.2022
Ученица 8 класса Тагирова Земфира стала призером республиканской олимпиады по татарской литературе для учащихся школ с родным языком обучения.Поздравляем,молодец! Учитель - Газымова Р.М.
8 нче сыйныф укучысы Тагирова Земфира республикакүләм татар әдәбиятыннан уздырылган олимпиадада призлы урын яулады.Котлыйбыз!
-
Кышкы Олимпия ярышларына старт бирелде.. 02.02.2022
Бүген мәктәптә тантаналы рәвештә кышкы спорт ярышларына старт бирелде.Ай дәвамында укучылар өчен төрле спорт ярышлары уздырылачак.
-
Сәламәтлек дәресләре саф һавада узды. 29.01.2022
Урок Здоровья прошел на свежем воздухе.
Бүген укучылар өчен Сәламәтлек дәресләре саф һавада узды. Башлангыч сыйныф укучылары рәхәтләнеп тауда шусалар,урта сыйныф укучылары чаңгы ярышларында катнаштылар.
-
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кунакта. 26.01.2022
Бер төркем укучылар бүген Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның "Гөргери кияүләре"исемле пьесасы буенча төшерелгән спектакль карап кайттылар. Укучылар спектакльдән бик күп тәэсирләр алып кайттылар, тагын барырга теләүләрен белдерделәр.
-
Блокадный хлеб Ленинграда. 26.01.2022
В 5-11 классах провели классный час "Блокадный хлеб и подвиг Ленинграда".Цели мероприятия:познакомить учащихся с подвигом жителей блокадного Ленинграда,воспитывать патриотические чувства, историческую память,уважение к старшему поколению.
Сыйныф сәгатендә Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирелде,патриотик хисләр тәрбияләнде, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштырылды, аларга карата хөрмәт тәрбияләнде.
-
"Битва умов" 25.01.2022
Сегодня юнармейцы лицея для учащихся 8-11 классов провели интеллектуальную игру "Битва умов",посвященный Дню снятия блокады Ленинграда.
Лицейның юнармиячеләре 8-11 нче сыйныф укучылары арасында "Акыл көрәше" исемле интелектуаль уен уздырдылар.Командаларга сораулар Ленинград чолганышы, андагы хәлиткеч сугыш турында бирелде,белемнәре ныгытылды,патриотик хисләр тәрбияләнде.,