Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423185, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Ерыклы, ул. Молодежная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-483-86-90 |
| E-Mail: | Lzrk.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Зиреклинский лицей" НМР РТ |
| Руководитель: | Хаметвалеев Айрат Минвалеевич |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Чемпионнар белән очрашу! 23.02.2014

22 нче февраль көнне лицейда гер күтәрү буенча күп тапкырлар Европа һәм Рәсәй ,15 тапкыр Татарстан чемпионы булган авылдашыбыз,спорт мастеры Гатин Рафис Рәшит улы һәм мәктәпне күптән түгел генә тәмамлаган булуына карамастан шушуы спорт төрендә шактый ук уңышларга ирешкән чемпион Нәбиуллин Илсур Сәмигулла улы белән очрашу үткәрелде.Үзләренең чыгышларында чемпионнарыбыз укучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр,яшь, үсеп килүче буынны спорт белән шөгыльләнергә чакырдылар һәм ахырдан үзләре дә мастер - класс күрсәттеләр.Рафис Рәшит улы укучыларга уңышлар теләде һәм мәктәпкә футбол тубы бүләк итеп калдырды.
Очрашуда шулай ук мәктәптә балаларга озак еллар буе физик тәрбия биргән Рәшит Хәнәфи улы,"Аҗаган" яшьләр спорт клубы җитәкчесе Гөлшат Габдулла кызы һәм бүгенгесе көндә шушы спорт төре буенча кызлар арасында чемпион булган Тубылгытау укучысы Исмәгыйлева Гөлгенә дә катнашты.
-
Фигуралы шуу бәйгесе.
21.02.2014
Февраль ае укучылар өчен чын Олимпиадага әйләнде. Һәр көнне дәресләрдән соң, тәнәфес вакытларында укучылар төрле спорт ярышларында көч сынашалар, узыша - узыша медальләр җыялар.Быел укучылар фигуралы шуу буенча да үзләренең сәләтләрен сынап карадылар һәм матур гына чыгышларын тәкъдим иттеләр..
1урын - Зарипова Ә, Кадырова А. (5 кл) ,Хаметвалеев Н.(5 кл.), Шакирова З (8 кл.)
2 урын - Габутдинова К,Миннебаева З.( 5 кл.),Гайфутдинов Ә( 10 кл.),Вагизова Д (11 кл.)
3 урын - Сөләйманов м (5 кл.),Вафина Г (10 кл.)
-
Классный руководитель года. 21.02.2014

19.02.2014 прошел очный тур конкурса "Классный руководитель года". Наш лицей представила на конкурсе классный руководитель 2 класса Фахрутдинова Гульзида Зуфаровна.От всей души поздравляем ее и желаем дальнейших творческих поисков,успехов,неиссякаемой творческой энергии,вдохновения в работе.Пусть этот конкурс даст толчок к дальнейшему профессиональному росту.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 21.02.2014

Татар теле Юнеско тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.Безнең үзебезнең туган телебез белән чын - чынлап горурланырга хакыбыз бар.Лицейда укучылар өчен "Тел - халыкның көзгесе" исемле әдәби иртәдә дә сүз туган телебезнең матурлыгы,аһәңлеге, тирәнлеге турында барды.Тәнәфес вакытында укучылар сәнгатьле итеп шигырь сөйләү конкурсында катнаштылар ,классик язучыларның тормыш юлына, иҗатларына багышланган чыгышлар тыңладылар,үзләре ясаган презентацияләрен күрсәттеләр.
-
"Йолдыз" балалар бакчасында кунакта. 21.02.2014

Башлангыч сыйныф укучылары һәм "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында "Күңелле ярышлар" үткәрелде.Тәрбиячеләр тарафыннан оештырылган төрле кызыклы ярышларда барлык балалар да бик теләп,яратып катнаштылар.
-
Конкурс рисунков,посвященный к 70 - летию Победы "Кирәкми безгә сугыш!" 19.02.2014

-
Дневник Олимпиады. 17.02.2014

В лицее размещен стенд,где каждый день освещаются результаты Олимпиады в Сочи, рядом итоговая таблица соревнований по лицею.
-
Соревнование по шахматам. 16.02.2014

Ученик 10 класса Гайфутдинов Анас занял 2 место в районном соревновании по шахматам среди школ района, организованного Шахматной Федерацией. Следует отметить высокую организацию соревнований и активное участие учащихся. Для всех участников был организован стол с угощениями. Поздравляем!
-
"Ягез әле,егетләр!" 16.02.2014

9-11нче сыйныф егетләре төрле спорт ярышлары буенча үзара көч сынаштылар.Төз ату,автоматны сүтеп җыю,противогаз кию буенча ярышларда шәхси беренчелекне алган укучыларны Әфганчы Марат Хамәтзакир улы котлады һәм грамоталар тапшырды.
-
Һөнәри юнәлештә эш. 16.02.2014

Дәрестән тыш вакытларда укучылар төрле оешмаларга экскурсиягә баралар,төрле һөнәр ияләре белән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр.







