муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Ата-аналар җыелышы. "Сабыйларны явызлардан саклыйк!" 26.02.2013
Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Иң беренче сүзне мәктәп директоры Латыпов Х.Х. көн тәртибендә нинди эшләр каралачагы тырында әйтеп үтте. 1 көн тәртибе буенча Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Харисова Г.И. "Сабыйларны явызлардан саклыйк" дигән тема астында чыгыш ясады. Чаллы һәм Алабугада булган хәлләр турында видео фильм күрсәтте, шулай ук Гос.услуга белән, "Киләчәк - Будущее 2010-2015 стретегиясе" белән таныштырды. 2 көн тәртибендә Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Билалова А.М. чыгыш ясады. Ул балаларның уку буенча күрсәткечләре, конкурстагы нәтиҗәләр турында сөйләде. 3 көн тәртибендә авыл җирлеге үзидарә советы рәисе Җәләлетдинов Җ.М. улы сөйләде. Аннан соң, әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре белән сыйныфларга таралдылар.
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН!!! 22.02.2013
Хөрмәтле укытучы абыйлар,егетләр!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Бәйрәм белән сезне!
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
-
"БЕЗ ВАРИСЛАР!!!" 21.02.2013
21 февраль көнне, мәктәптә Муса Җәлил исемендәге "Кызыл Ромашка" дружина сборы булды. Беренче көн тәртибе буенча отрядларның рапортлары кабул ителде. Икенче көн тәртибе буенча 4 нче сыйныф укучылары варислар сафына алынды.
-
"Ел укытучысы - 2013" 20.02.2013
-
Заседание ДШД 18.02.2013
Сегодня в школе состоялась заседание "Детской Школьный Думы". Свою работу члены ДШД провели по плану:
1. Результаты работы ДШД:
Спикер ДШД Насырова Гулина в свободное время помогает учащимся начальных классов в подготовке домашнего задания и проводит различные увликательные игры.
Спикер ДШД Шайдуллина Алсу на переменах старается проводит различные подвижные игры учащимся начальных классов.
Спикер ДШД Сахабутдинов Ирек контралирует за выполнением утренней зарядки и сам же проводит
2. Отчет отряда "Мы-волонтеры", о провилактике провонарушений.
3. Разное подгатовка к игре "Зарница".
-
Молодцы!!! 16.02.2013
Ученики нашей школы с любовью изучают английсский язык и часто посещают сайт www.i love english.ru. Получили сертификаты по тестированию
-
ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!!!! 14.02.2013
-
"Муса Җәлил - герой шагыйрь" 13.02.2013
13.02.13 көнне Акбүре авыл китапханәсендә "Муса Җәлил - герой шагыйрь" дип аталган чара булып узды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары Муса Җәлилнең җырларын, шигырьләрен сөйләделәр. Кунакка "Кояшкай" балалар бакчасы балалар бар иделәр. Иң беренче Нуриева Мөнәвәрә Габбас кызы Муса Җәлилгә багышлап ясалган стенд белән таныштырды. Китаплардан күргәзмә ясалган иде. Валиуллина Рәсимә Рәисләм кызы презентация күрсәтте. Соңыннан балаларга бүләкләр, Мактау кәгазьләре һәм Грамоталар бирелде. Чара бергәләп фотоларга төшү белән тәмамланды.
-
"Мәктәп Укучылар Думасы" советы җыелышы. 11.02.2013
Бүген Район Балалар Думасының депутаты Нурхаметова Лилия Мәктәп Балалар Думасының җыелышын үткәрде. Җыелышта МБД ның әгъзалары белән 14 февраль көнне Акбүре мәдәният йортында үткәреләчәк "Гашыйклар көне"нә багышланган кичә программасы каралды. Программага өстәмәләр кертелде.
-
"Лыжня Татарстана - 2013" 11.02.2013
10.02.2013 көнне Акбүре мәктәбе укучылары, коллективы, Акбүре авыл җирлеге һәм авыл мәдәнияты катнашында “ЛЫЖНЯ ТАТАРСТАНА – 2013”булып узды. Башлангычлар 500 мм. га, кызлар 2 км. га, ә малайлар 3 км. га ярыштылар. Башлангыч сыйныфлардан 1 урын - Нуриев Рәзилгә, 2 урын - Шәйдуллина Динә, 3 урын - Хасаншина Әнисәгә, 5-7 сыйныфлар арасыннан 1 урын- Нуриев Рәфис, 2 урын - Муратов Руслан, 3 урын - Шәйдуллина Ландышка, 8-9 сыйныфлар арасыннан 1 урын - Сәхәбетдинов Ирек, 2 урын - Зәләлетдинов Ирек, 3 урын - Шакиров Ниязга. Шулай ук укытучылар арасыннан, Насырова Резидә һәм Харисова Гүзәл актив катнаштылар. Бәйрәмнең азагы авыл мәдәният йортында чәй эчүләр һәм нәтиҗәләр чыгару, укучыларга медальләр һәм дипломнар өләшенеп, бергә фотоларга төшү белән тәмамланды..