муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
ГИАлар башланды 28.05.2013
Бүген, ягъни 28 нче май көнне, Дәүләт Йомгаклау Аттестациясе старт алды. Акбүре урта мәктәбеннән 4 укучыбыз: Насырова Гөлинә, Николькин Наил, Сахабетдинов Ирек, Шайдуллина Алсу математика фәненнән ДЙА тапшыра. Мәктәп коллективы барлык укучыларга уңышлар тели.
-
Соңгы кыңгырау инде яңгырады... 25.05.2013
Әлеге күңелле дә, моңсу да бәйрәм 25 нче май көнне 9.00. сәгатьтә башланып китте. Мәктәп алдында барлык укучылар, килгән кунаклар, әти-әниләр, укытучылар... Бәйрәмне мәктәп директоры Латыпов Харис Харрасович ачып җибәрде, аннан соң килгән кунаклар, әти-әниләр иң изге теләкләрен җиткерделәр. Чыгарылыш сыйныфка бүләкләр дә тапшырылды һәм сүз укучыларга бирелде. 9 сыйныф катнашында әзерләнгән музыкаль-әдәби чара бик матур барды. Әлбәттә чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм әти-әниләрнең күз яшләрен исәпкә алмаганда. Әйе, шатлыклы да, моңсу да мизгелләр иде бу.
Укучыларыбыз бакча тәрбиячеләреннән башлап чыгарылыш көненә кадәр укыткан, тәрбия биргән өчен безгә дә бик матур рәхмәт сүзләре ирештерделәр, чәчкәләр тапшырдылар. Кичә бик матур яңа җырлар белән үрелеп барды...
Инде соңгы кыңгырау яңгырый, чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф бүлмәләре эченә үтә, аларның моңсу күз карашлары, малайлары һәм кызлары өчен шатлыклы күз яшьләрен тыя алмаучы әниләр...
Көтеп алган бәйрәм үтеп тә китте. Инде Яр-Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләре техникумнарына барырга җыенучы егетләребезгә, кызларыбызга имтиханнар тапшырасы калып бара. Чын күңелебездән уңышлар телибез сезгә, укучылар. Ак юллар!!!
(Фотоальбомда кайбер фотоларны да күрә аласыз).
-
Укучыларга инструктажлар үткәрелде. 24.05.2013
Бүген тәрбия сәгатьләрендә җәйге каникул вакытында су буйларында, суда коенганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юлда йөрү кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыклары буенча укучыларга инструктажлар үткәрелде.
-
"Баларны яклау көне" 22.05.2013
Бүген мәктәбебездә "Балаларны яклау көне" билгеләп үтелде. Балалар көненә багышланган бу чара бик күңелле генә үтте. Саф һавада үткәрелгән эстафеталарда, ярышларда сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар актив катнаштылар.
-
"День национальной кухни" 21.05.2013
Сегодня в школе прошел праздник "День национальной кухни". Учителя и учащиеся приняли активное участие в подготовке праздника. Была представлена татарская кухня. Праздник получился веселым и вкусным!
-
Массажная дорожка для ног 20.05.2013
-
"Урман көне" 18.05.2013
Бүген "Урман көне" уңаеннан мәктәпнең спорт мәйданчыгында 10 чыршы утыртылды. Шулай ук алдан утыртылган үсентеләргә сулар сибелде.
-
"Балалар ышаныч телефоны" 17.05.2013
17 май көнне мәктәпләрдә "Бөтендөнья Балалар ышаныч телефоны көне" акция үтте. Аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Харисова Гүзәл Ильяс кызы үткәрде. Ул "Балалар ышаныч телефоны көне"нең тарихы турында сөйләде, презентация күрсәтте, шулай ук 5-9 нчы сыйныфлар арасында анкета үткәрде, 2-7 нче сыйныфлар ясаган рәсемнәренннән күргәзмә оештырылды.
-
"Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" 16.05.2013
"Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә”. Нәкъ әлеге исем астында, 15 май көнне спорт мәйданчыгында күңелле стартлар үтте. Биредә балалар белән әти-әниләр катнашты. Ул бик күңелле узды: төрле конкурслар, спорт уеннары, аркан тартышу һәм башкалар булды.
-
"Экология дәресе" 15.05.2013
Бүген мәктәптә 1 категорияле биология фәне укытучы Халиуллина Венера Мәүлет кызы 1-9 нчы сыйныфлар өчен ачык "Бердәм экология дәресе" үткәрде. «Бердәм экология дәресе»нең төп бурычлары – үсеп килүче яшь буынның экологик белемнәрен арттыру, укучыларда Туган як табигатенә сакчыл караш тәр-бияләү, дөньяны экологик күзаллауны формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын хуплау һәм үстерү. Үз дәресендә укытучы 2013 нче елның эмблемасы белән таныштырды. Ни өчен экологик проблеманың дөньякүләм әһәмияткә ия икәнлеген аңлатты. Чыгышында авылыбыздагы экологик проблемаларны хәл итү юллары әйтелде. "Авылыбызның экологик хәле" дигән презентация күрсәтелде.