МАДОУ " Детский сад № 405 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Ново-Савиновского района г. Казани Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 420126, г.Казань, ул.Четаева, д. 3А |
Телефон: | +7(843)-556-08-62 |
E-Mail: | deti405@mail.ru/ 405.dou@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №405" |
Руководитель: | Гаязова Дания Нурлыгаяновна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 138 |
У нас учат: | 12 |
МАДОУ " Детский сад № 405 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Ново-Савиновского района г. Казани Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Балалар бакчасында 8 март халыкарахатын кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе.
07.03.2025
Балалар бакчасында 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәменә балалар аеруча тырышып әзерләнделәр. Бәйрәм әниләр һәм әбиләр катнашында үтте. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Приглашение для родителей!
06.03.2025
Хөрмәтле әти -әниләр!
Сезне 10 нчы марттан алып -14 мартка кадәр , безнең балалар бакчасында үткәреләчәк Ачык ишекләр көненә чакырабыз. Көтеп калабыз!
Уважаемые родители!
С 10 -14 марта, в нашем детском саду будут проходить Дни открытых дверей. Ждём Вас! План мероприятий по МАДОУ №405.pdf
-
Әтиләрне бәйрәм белән котладык. 21.02.2025
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Ватанны саклаучылар көненә бик тырышып әзерләнделәр. Алар әтиләренә бәйрәм белән котлап матур открытка ясап бүләк иттеләр.
-
"Без яшь патриотлар" әтиләр белән берлектә үткәрелгән чара. 21.02.2025
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаннан безнең балалар бакчасында әтиләр белән берлектә " Без яшь патриотлар " исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әтиләре белән бергә зур корабка утырып диңгез буйлап сәяхәт ясадылар. Тукталыш утрауларында төрле сынаулар үттеләр, бергәләп корабль идәнен юдылар, төрле каршылыкларны үттеләр.Балалар бабайларның һәм әтиләрнең батырлыклары турында шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле булып үтте.
-
Балалар бакчасында халыкара туган тел көне. 19.02.2025
Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Шушы уңайдан безнең № 405 нче балалар бакчасында “Халыкара туган тел көнен” билгеләп үттек. Бу бәйрәмдә балалар һәм тәрбиячеләр актив катнаштылар. Һәр халык үзенең туган теле турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләрен биеделәр һәм үзләренең милли ризыкларын безгә күчтәнәч итеп алып килделәр.Бәйрәмне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык.
-
Приглашение родителей!
18.02.2025
Хөрмәтле әти -әниләр!
Сезне 10 -14 мартта , безнең балалар бакчасында үткәреләчәк Ачык ишекләр көненә чакырабыз. Көтеп калабыз!
Уважаемые родители!
С 10 -14 марта, в нашем детском саду будут проходить Дни открытых дверей. Ждём Вас!
-
Гаилә елын йомгаклау. 14.02.2025
Казан шәһәре Яңа –Савин районы «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 405 нче балалар бакчасы» Гаилә елына карата, йомгаклау чарасы итеп, бакчадагы төркемнәрдәге гаиләләр арасында бәйге игълан ителгән иде . Буген безнең балалар бакчасында шуңа карата ата -ана белән берлектә " Минем гаиләм" исемле бәйге үткәрелде. Гаиләләр үзләренең гаиләләре турында түбәндәге юнәлеш буенча (Гаилә әгъзаләре белән таныштыру;,Тарихта без эзлебез (әби-бабай турында мәгълүмат);Гаилә әгъзаләренең яраткан шөгелләре (хобби);Гаиләдәге гореф-гадәт;Гаиләнең ял көннәре)презентация видеоклиплар аша таныштырдылар. Табышмаклар чиштеләр, кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйге бик күңелле һәм эчтәлекле итеп үтте.
-
1 -Рәсем Чемпионатында катнаштык. 06.02.2025
Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Гарипова Самия Беренче рәсем чемпионатында катнашты. Ул анда үз эшен бик тырышып башкарды. Әфәрин!
-
К нам приехал театр! 05.02.2025
Сегодня театр кукол " Алина " представил музыкальную сказку С.Я. Маршака " Тили -Бом " Детям очень понравился.
-
Котлыйбыз! 31.01.2025
405 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Хасанова Мәдинә Казан шәһәре Мәгариф идәрәсе күләмендә оештырылган " Казан сандугачы" вокал бәйгесендә катнашып 3 нче Дипломга лаек булды. Без аны ихлас күңелдән котлыйбыз! Аңа яңадан уңышлар телибез!