• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №155 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г. Казани/Казан шәһәре Яңа-Савин районының "Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420103, г. Казань, ул. Четаева, д. 29
Телефон: +7(843)-520-30-74
E-Mail: zelf155@mail.ru S155.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №155»
Руководитель: Фазылов Наиль Равилович
Год основания учреждения: 1994
У нас учатся: 1203 учащихся / 1203 укучы
У нас учат: 75 педагогов/ 75 укытучы

Новости гимназии №155

Сәләт

Опубликовано: 17.05.2011

Татарстан Республикасы

Яшьләр эшләре, спорт һәм

туризм министырлыгы

”Сәләт” яшьләр үзәге

дәүләт учреждениесе.

 

“Сәләт” яшьләр оешмасы 1994 елдан бирле Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министырлыгы һәм Мәгариф һәм фән министырлыгы белән берлектә республика олимпиадаларында җиңүчеләр өчен махсус җәйге укыту-сәламәтләндерү аланнары, ел дәвамында фәнни мәктәпләр оештыра. Җәйге аланнарда башкалабызның югары уку йортлары галимнәре, укытучылары белем бирә. Балалар күренекле фән белгечләре, язучылар белән очраша, төрле интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә катнаша алалар. Җәйге аланнарның даими кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Президент Аппараты, Министрлар кабинетыннан ңаваплы кешеләр, күренекле шәхесләр, галимнәр, язучыларны да күрергә мөмкин.

2011 ел җәенә “Сәләт” яшьләр үзәге Лаеш районы “Йолдызлык” базасына түбәндәге 1нче сменаны, ял һәм сәламәтләндерү аланын тәкъдим итә:

“ТЕЛ -2011” аланының үткәрелү вакыты: 8июнь – 26июль

Аланның юнәлеше:  лингвистик; смена дәвамында испан, инглиз, алман, кытай, татар, француз, итальян һәм башка телләр укытылуы көтелә.

Катнашучылар: 5-11 сыйныф укучылары

“ТЕЛ-2011” сменасына бару бәясе – 6800 сум. Әлеге чыгымнар эченә академик, профессорлар белән мастер-класслар һәм Биектау районы “Иске Казан” җирлегенә экскурсия, фестивальләрдә катнашу да керә.

2011 елның 20нче маена кадәр аланнарга барасы балалар исемлеген җибәрүегез сорала.

Безнең адрес: “Сәләт” яшьләр үзәге (420021, Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 25 йорт (иске адрес – Нариманов урамы, 113 йорт)

Телефон: (842)293-37-69, факс – (843)293-82-00

“Тел – 2011” сменасының директоры – Мөхетдинова Гөлзифа Таһир кызы,

тел. 89372828167



К списку новостей