• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №155 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г. Казани/Казан шәһәре Яңа-Савин районының "Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420103, г. Казань, ул. Четаева, д. 29
Телефон: +7(843)-520-30-74
E-Mail: zelf155@mail.ru S155.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №155»
Руководитель: Фазылов Наиль Равилович
Год основания учреждения: 1994
У нас учатся: 1203 учащихся / 1203 укучы
У нас учат: 75 педагогов/ 75 укытучы

Новости гимназии №155

«Мәгариф»ле Бөтенроссия конференциясе

Опубликовано: 07.02.2022

Укытучыларыбызның иҗади активлыгын арттыру, каләм көчләрен сынау ниятеннән «Мәгариф» журналы әледән-әле иҗади конкурслар игълан итеп тора. «Авыл укытучысы», «Татар телендә иң яхшы төгәл һәм табигать фәннәре дәресләре», «ФДББС буенча иң яхшы дәрес», «Яшел бишек» бәйгеләре – нәкъ әнә шундыйлардан. Болары – журналыбыз коллективының үз бшлангычы һәм тырышлыгы белән республика күләмендә үткәрелеп киленә торганнары. Һәм менә үзгә яңалык: безнең «Мәгариф» журналы быел Казандагы 155 нче татар гимназиясе җирлегендә инде 2014 елдан бирле үткәрелеп киленә торган Бөтенроссия экология конференциясенең мәгълүмати партнёры буларак катнаша. Шунысын да искәртик: хәзер республикабызның күпчелек районнарында үз якташлары исемен йөрткән фәнни-гамәли конференцияләр оештыру традицияясе бар. Әйтик, Мамадышта академик Камил Вәлиев исемендәге. Сабада – Әбрар Кәримуллин, Арчада – сөекле Тукаебыз, Яшел Үзәндә – Каюм Насыйри, Әлмәт белән Лениногорскида – Ризаэддин Фәхреддин, Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗани, Балык Бистәсендә шагыйрь Әхмәт Гадел һ.б. исемнәрен йөрткәннәре бар. Күбесе – район, төбәкара, республика статусында. Ә менә Казандагы 155 нче гимназиядә уза торганы инде күптәннән Россиякүләм дәрәҗәдә үтә. Ни өчен ул экология конференциясе дип йөртелә дә нәкъ менә мәркәзебездәге татар гимназиясе базасында уза? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан, без шушы гимназиянең фәнни консультанты – педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясе академигы Җәүдәт Абдулла улы ХӨСӘЕНОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Җәүдәт ага, татар галиме буларак, Сезнең исем мөгаллимнәребезгә «Мәгариф» журналы битләрендә дөнья күргән язмаларыгыз аша яхшы таныш. Сер булмаса әйтегез әле: язмаларыгызның күбесен Сез ни өчен экологик проблемаларга, аларны хәл итү юлларына, яшь буынга экологик белем бирү мәсьәләләренә багышлауны мәгъкуль күрәсез?

– ХХ гасырның 90 нчы елларындагы демократия җилләре татар халкына яңа үсеш перспективасын ачты. Нәтиҗәдә, җәмәгатьчелек көче белән татар мәктәпләре, сыйныфлары һәм гимназияләре ачыла башлады. Шул чакта мин: «Ничек итеп татар халкының традиицяләре, гореф-гадәтләре һәм тарихы аша яшь буынны экологик мәдәниятле итеп була?» – дигән сорауга җавап эзли башладым. Әлбәттә, үз халкымның электәге тормышын, көнкүрешен, тарихын өйрәнмичә, мондый эшне башкарып чыгу мөмкин түгеллеген яхшы аңладым. Шул нисбәттән төрле чыганакларны кат-кат күздән кичердем. Хәтта изге китабыбыз – Коръән Кәрим дә бу ни хакта сөйләгәнен, аның русча-татарча тәрҗемәләре аша өйрәндем.  Нәтиҗәдә,  изге китапның яшь буында экологик культура тәрбияләүдә аерым бер урын алып торуына инандым. 

Мине шул чорда башкалабызның Киров районы мәгариф бүлеге мөдиренең милли эшләр буенча урынбасары итеп билгеләгәннәр иде.    

Бу чорда татар мәктәпләре һәм гимназияләре үсешенә шактый гына алга китеш ясалды. Дәресләр, сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар – һәммәсе дә туган телебез – татар телендә уздырыла башлады. «Аулак өй», «Нәүрүз», «Нардуган», «Боз озату», «Карга боткасы», «Каз өмәсе», «Орчык өмәсе», «Сөмбелә», сабан туе һ.б. шикелле татар халык бәйрәмнәре, йолалары, уен-биюләре мәктәпләрдә гөрләп уза иде. Боларның барысы да яшь буынны әхлакый итеп, татар халкы традицияләре, гореф-гадәтләре аша тәрбияләүгә, шул исәптән экологик культуралы итүгә үзләреннән зур өлеш кертте.

Шул форсаттан файдаланып, үземнең фәнни-педагогик хезмәтләремә җирлек эзләдем. Фәнни чыганаклар бер хәл булса, аларны тормышка ашыруда Казандагы татар мәктәпләре һәм гимназияләренең яшь буынны әхлаклы, экологик культуралы итү буенча нинди эшләр  башкарулары белән дә кызыксына башладым.

Бервакыт мине Яңа Савин районындагы 155 нче татар гимназиясенә – татар халык мәгарифен үстерүгә багышланган коференциягә чакырдылар. Ул чакта бүгенге көндәге Татарстан Мәгариф һәм фән  министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин әлеге гимназиядә директор иде. Әлеге конферениядә татар халкының тарихи үсеше, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре дә зур урын алган иде. Нәкъ шул юнәлеш минем фәнни хезмәтләремә җирлек булды дисәм, һич тә арттыру булмас. Гимназия коллективы ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар оештырган иде. Әлеге дәресләрнең, сыйныфтан тыш чараларның һәркайсының эчтәлеге татар халкының тарихы, милли геройлары, гореф-гадәтләре һәм традицяләре белән тыгыз бәйләнешле иде. Алга китеп шунысын да искәртим: шул күзәтүләрем нәтиҗәсендә «Татар халкының табигать турындагы белемнәре нигезендә милли мәктәп укучыларында экологик культура формалаштыру» дигән темага фәнни-педагогик хезмәтемне яздым. Әле моңа кадәр бер генә галимнең дә татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, көөнкүрешенә нигезләнеп, яшь буында экологик культура тәрбияләү хакында фәнни эзләнүләре юк иде. Һәм мин бу юнәлешешне сайлавым белән ялгышмадым: үз сукмагымны таптым. Нәтиҗәдә, үзенчәлекле фәнни-педагогик хезмәт иҗат ителде. Соңрак әлеге хезмәтемне тирәнәйтеп, педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация итеп якладым. Моның белән генә чикләнеп калмадым: докторлык диссертациям дә экологик тәрбия темасын колачлады: «Мәктәп укучыларында экология культурасын формалаштыруның концептуаль нигезләре: этнопедагогика аспекты» дигән темага иде ул. Мактанып әйтүем булмасын: «Мәгариф» журналында басылган язмаларым гына түгел, үз гомеремдә язган күпчелек кулланма-китапларым да экология темасын күз уңында тота. Менә аларның кайберләре генә: «Кызыклы  география», «Татар милли мәктәпләренең 1 – 5 нче сыйныфлары өчен экология фәне программалары», «Укучыларда экология культурасын формалаштыруның региональ моделе», «Милли мәктәп укучыларының экологик культурасы», «Татарстан географиясен һәм экологиясен укыту методикасы», «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе», «Русча-татарча география сүзлеге» һ.б.

– Инде үз инициативагыз белән уздырылып килүче экология конфереренцияләр тарихы белән дә беркадәр таныштырып китсәгез иде. Ни әйтсәгез дә, быел аның юбилей конференциясе – унынчы тапкыр узачак. Шул еллар эчендә гади бер татар гимназиясе кысаларында оештырыла башлаган экология конференциясе Бөтенроссия статусы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә алды икән?

– Экология конференцияләренең, чыннан да, шактый кызыклы, Казандагы 155 нче татар гимназиясенә бәйле тарихи сәхифәләр бар. Конференцияләребезнең гел үсештә, үзгәрештә, озын гомерле булуының сере дә нәкъ менә аның тынгысыз, эзләнүчән, гел яңалыкка омтылып яшәүче милли җанлы 155 нче татар гимназиясе базасында үткәрелүендәдер дә. 

Тарихка күз салсак, 1994 ел Казанның Яңа Савин районында 155 нче татар-инглиз мәктәп-гимназиясенең ачылу елы санала. Киләчәктә зыялы, иҗади фикерләү сәләтенә ия, тапкыр, белемгә омтылучан, татар халкына хезмәт   итәчәк шәхесләр тәрбияләүне күздә тотып, җәмәгатьчелек активы җитәкчесе, профессор Гали Юныс улы Даутов уку йортына фәнни юнәлеш бирә. Гимназиянең дәрәҗәсе, андагы мохит, белем бирү сыйфаты күп очракта җитәкчегә бәйле. Шул нисбәттән, гимназиянең беренче директоры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин да уку-укыту процессын көйләүдә, яхшы педагоглар эзләп табуда, аларның һөнәри үсешен тәэмин итүдә бәһаләп бетергесез зур эш башкарды. Нәтиҗәдә, коллективта үз фәнен яраткан һәм укучыларда үз фәненә карата кызыксыну уятып, яңалыкка омтылучан, заман сулышын тоеп эшли торган укытучылар туплана. Кешенең гүзәл башлангычларын уяту, табигатьне ярату, шәхеснең иң яхшы сыйфатларын  күреп, аңлап, аларны үстерү гимназия педагогик коллективының төп максаты итеп билгеләнә. Ел саен гимназия базасында мәктәп, район, шәhәр, республика, регион укытучылары, мәктәп җитәкчеләре өчен семинар hәм конференцияләр уздырыла башлый. 

Алга китеп булса да, шуны әйтим: бүгенге көндә гимназиядә 1100 дән артык бала белем ала. Яшь буынга 78 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Алар арасынан өч мөгаллим «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды, бишесе «Россия халык мәгарифе отличнигы» исемен йөртә, ә алты укытучы «Россия Федерациясе мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Гимназиянең биш мөгаллиме, өстенлекле илкүләм “Мәгариф проекты” нда җиңеп, грантка ия булды.

Гимназия Мәгарифне үстерү институты, Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты-Казан авиация институты, КФУ, Мәскәү икътисад hәм социаль институты белән тыгыз элемтәдә тора. Бу уку йорты «Көмеш дәрәҗәсендәге сәламәтлеккә ирешү мәктәбе» квалификациясенә ия, Россия Федерациясенең өстенлекле «Мәгариф» проектында җиңүче, республика күләмендә үткәрелгән «Укытучыга – компьютер» һәм «Мәктәпкә – компьютер» акцияләрендә, шәһәр күләмендәге «Мәктәп кабинеты», «Мобиль кабинет» грант-проектларында җиңүче санала. Милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен гимназия 2016 елда Каюм Насыйри исемендәге республика премиясенә лаек булган иде. Узган елда исә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанда Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән грантына ия булды.

Укучыларның иҗади hәм оештыру сәләтен үстерү максатында гимназиядә «Идел» балалар оешмасы эшләп килә. Шуның белән беррәттән, Яңа Савин районының «Простор» туристлык үзәге, Балалар иҗади үзәге, 27 нче музыка мәктәбе, сәнгать мәктәбе, айкидо федерациясе эшли.   

Гимназия укучылары район, шәһәр, республика олимпиадалары; Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе, Л.Н.Толстой фәнни-гамәли конференцияләре, К.Насыйри исемендәге республика фәнни-эзләнү укулары, «Казан сандугачы», «Татар егете», «Татар кызы» конкурслары җиңүчеләре булды.

Яңадан тарихка әйләнеп кайтсак, 1994 елдан башлап, мин Казандагы 155 нче татар гимназиясе, аның педагогик коллективы белән тыгыз, эшлекле мөнәсәбәттәмен. Соңгы елларда бу гимназиянең фәнни җитәкчесе булуым да үземә зур җаваплылык өсти. Фәнни-педагогик, фәнни-эксперименталь эшләремне әлеге гимназия җирлегендә алып баруым белән мин бик бәхетле. Чөнки мин әлеге гимназия җирелегендә фәнни-педагогик хезмәтләремне дәвам иттем һәм аларны уңышлы рәвештә башкарып чыктым. 

Югары мәктәпкә хезмәт итүем чорында яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә туплаган тәҗрибәмне уртаклашу максатыннан 2013 елда элек үзем укыган һәм эшләгән, туган авылым – Чүпрәле районының Кече Чынлы урта мәктәбендә «Мәктәп укучыларында һәм студентларда экологик культура формалаштыру» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырдым. Әлеге конференциядә Казан каласыннан педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры И.Т.Гайсин., КНИТУ-КАИдан философия фәннәре докторы, профессор Н.М.Солодухо да катнашты. Анда чыгыш ясаган барлык галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр дә туган як мохите шартларында укучыларны ничек итеп экологик культуралы итеп тәрбияләү мөмкинчелеге хакында ачылып, ихлас күңелдән  сөйләштеләр, фикер алыштылар. Соңыннан әлеге конференция эшендә катнашучыларның чыгыш-докладларын туплап, фәнни-гамәли җыентык та нәшер иттек. Шулай итеп, киләчәктә даими үткәреләчәк экологик конференциягә җирлек туды, яшь буында экологик культура формалаштыруны күздә тоткан яңа юнәлешкә нигез салынды. Бу инде шундый эчтәлектәге конференцияне  Казан каласында да үткәрергә кирәклеген искәртте. Мин аны бары тик мәркәзебездәге 155 нче татар гимназиясендә генә үткәрү кирәклегенә инанган идем, чөнки укыту-тәрбия процессында татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап кала алган гимназия буларак, тик анда гына үткәреп булачагы көн кебек ачык иде. Әлбәттә, гимназия коллективы ышанычымны аклады. Елның-елында һәр конференциябезгә бу гимназия мөгаллимнәре тирән эчтәлекле, фәнни яктан нигезләнгән доклад-рефератлар белән иң актив катнашучылардан. Нәтиҗәдә, фәнни-гамәли конференция аерым бер гимназия чикләрендә генә калмыйча, республика, тора-бара Бөтенроссия, ә инде 2018 елда хәтта Халыкара орбитага да чыкты. Тематикасын да гел үзгәртеп тордык. Мәсәлән, 2015 елда үткәрелгәнен Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм бакчалар елына багышладык. 2016 елгы конференция исә Идел һәм Чулман елагалары сулыкларын саклау зоналары елын күздә тотса, 2017 елдагысы республикабыздагы Экология елына багышланды.

2018 елда узган Халыкара конференциягә АКШ, Германия һәм Швециядән дә экологик эчтәлектәге материаллар алдык. Сүрия, Төркия, Белоруссия, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, хәтта Африка кыйтгасындагы Бенин Республикасыннан да вәкилләр, конференциябез эшендә катнашып, үз илләрендәге экологик хәлне анализлап чыгыш ясадылар.

Шунысын да әйтим: экологик конференцияләребездә республикабызда туган телне үстерү һәм аны саклап калуны һәрдаим күз уңында тотабыз. Мәсәлән, 2019 елда үткәрелгәнен «Билингваль белем бирү шартларында яшь буында экологик кульура формалаштыру» темасына багышлаган идек. Әлеге конференциядә чыгыш ясаган галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр җөмһүриятебездә һәм тулаем ил күләмендә ике теллелек – рус һәм татар телләрен үсешен тәэмин итү, укучыларда тел белән бәйләнешле рәвештә экологик культура формалаштыру юлларын эзләделәр.  

2020 елда үткәрелгән конференцябезне без ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышы елларында җиңүнең 75 еллыгына багышлап, укучыларны патриотик рухта тәрбияләүне аларда экологик культура формалаштыру ысуллары һәм юллары белән бәйләдек. Ә инде узган елда уздырылган фәнни-гамәли конференциябез исә тулысы белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын колачлады. Әлбәттә, бу очракта да без яшь буында экологик культура формалаштырудан һич тә читләшмәдек: «Полингваль белем бирү шартларында яшь буында экология культурасын формалаштыру» дигән теманы алга куйдык. Рус һәм татар телләре үсеше белән берлектә, дөньякүләм әһәмияткә ия булган инглиз теленең дә экологик культура формалаштыруга өлеш кертү юлларын эзләдек һәм аны әлеге конференциядә шартларында ачыкларга тырыштык.

– Конференциягезның быелгысы нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак? Ни дисәң дә, быел юбилей конференциясе дә бугай бит. Инде аңа әзерлек эшләрен дә башлагансыздыр, шәт.

– Ни хикмәт: вакыт агымсудай күз йомганчы ага тора. Инде әнә Бөтенроссия экологик конференциянең быелгы – 10 нчы юбилей форумына да ай ярымлап вакыт калып бара. Быелгысы да шул ук 155 нче татар гимназиясендә язгы каникул вакытында – 26 – 27 март көннәрендә узачак. 2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы булганлыктан әлеге конференция «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән темага багышланачак. Аның эшендә «Мәгариф» журналы укучылары да мәгълүмати технологияләр үсеше шартларында яшь буында экологик культура тәрбияләү проблемаларын яктырткан иҗади эшләре, мәкаләләре белән актив катнашыр, дип өметләнәм. Шуңа да язмаларыгызны 10 нчы марттан да соңармыйча конференциянең оештыру комитетына nhk2022@bk.ru ээлектрон адресы буенча җибәрүегез сорала. Әлеге конкурсның Нигезнамәсе белән «Мәгариф» журналы һәм Казандагы 155 нче гимназия сайтларына кереп, һәркем таныша ала. Хәбәрләшү өчен оештыру комитетының телефоны: 8-843-520-30-74. Конферения ачылышына кадәр, жюри тарафыннан уңай бәя алган язмаларны туплап, елдагыча, махсус җыентык бастырып чыгарачакбыз. Алда әйткәнемчә, быелгы конференциядә «Мәгариф» журналы, беренче тапкыр буларак, мәгълүмати партнёр буларак катнашырга җыена. Конференция тарафыннан зур резонанс тудырган, оештыру комитетының югары бәясен алган һәм инде, әлбәттә, «Мәгариф» журналы абунәчесе булган биш мөгаллимнең язмасы әлеге журналга бастыру өчен тәкъдим ителәчәк, алар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Әлеге конференция мөнбәреннән инде соңгы дүрт елда «Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылып, күпләрегез өчен чын иҗат мәйданына әверелеп өлгергән «Яшел бишек-2022» конкурсына да старт биреләчәк.

Кыскасы, Казанның 155 нче татар гимназиясендә узачак X Бөтенроссия экологик конференциясе дә яшь буынны экологик яктан культуралы итеп тәрбияләүгә үз өлешен кертер, дип ышанып калам. 

Таһир САБИРҖАНОВ

Источник: https://magarif-uku.ru/tt/magarifle-botenrossiya-konferenciya/

К списку новостей