Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №155 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г. Казани/Казан шәһәре Яңа-Савин районының "Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420103, г. Казань, ул. Четаева, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-520-30-74 |
| E-Mail: | S155.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №155» |
| Руководитель: | Фазылов Наиль Равилович |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1258 учащихся / 1258 укучы |
| У нас учат: | 80 педагогов/ 80 укытучы |
-
25.10.2026

22 октябрь көнне Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясендә «Татар кызы», «Татар егете» конкурсының район этабы үтте. Бу бәйге шәһәребездә үткәрелеп килүче һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән мөһим чараларның берсе.
Әлеге бәйгедә безнең гимназия данын 10Б сыйныф укучысы Рәхимҗанова Айсылу һәм 9А сыйныфтан Мостафин Солтан якладылар. Алар конкурсның барлык этапларын — үз-үзләрен тәкъдим итүдән алып, милли йолаларны күрсәтү буенча биремнәрне уңышлы үттеләр.
Нәтиҗәдә Солтан 1нче урынга, Айсылу 2нче урынга лаек булды. Бу зур казаныш һәм аларның тырышлыгына лаек бүләк!
Әлеге бәйгенең югары күрсәткече - укытучыларыбыз һәм укучыларыбызның уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бәйге барышында катнашучыларга көч биреп торган җанатар укучыларыбызга һәм әзерлекне оештырган, балаларны юнәлткән "Алкыш" театр түгәрәге җитәкчесе Тухфатуллова Х.Х.га, "Миллениум" бию студиясе җитәкчесе Шарифуллина Э.Я.га, укытучыларыбыз: Шакирова Р.Г.га, Хайруллина А.Г.га, Ярхамова Ф.Ф.га, Шагбанова Г.Р.га ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. -
24.10.2026

22 һәм 23 октябрьдә безнең гимназиянең актлар залы XIX гасыр бал залына әйләнде. Үткән заманның атмосферасы тирә-якны биләп алды: сихри музыка яңгырады, сөйкемле чибәр кызлар, нәзакәтле яшь егетләр, күркәм әдәплелек хөкем сөрде.
Һәр сыйныф катнашучыларга үзләренең үзенчәлекле чыгышларын күрсәтте. Бал программасында полонез, классик вальс, күңелле мазурка һәм милли колоритлы татар вальсы янәшә барды.
Сәхнә ике бөек мәдәният – рус һәм татар мәдәниятләре очрашу урынына әйләнде. Катнашучылар XX гасыр башында Казандагы Фукс әдәби салоны һәм «Шәрык клубы» атмосферасын яңарттылар. Сәхнәдә рус һәм татар телләрендә чыгышлар яңгырады, ә Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр Александр Пушкин иҗаты белән бергә үрелеп, безнең халыкларның тарихи дуслыгын күрсәтте.
Балда А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» романыннан өзек сәхнәләштерелде. Царскосельский лицей, Пушкин, Пущин, Кюхельбекер һәм Дельвигның дуслыгы турындагы өзекләр күрсәтелде.
Гимназиядә бу матур кичәне үткәрү күп көч һәм әзерлек таләп итте. Бу матур чараның идея авторы Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Борханова А.И.га, режиссеры Логинова А.В.га, түгәрәк җитәкчеләре: Шарифуллина Э.Я., Киямова Р.Х., Хасанова А.Г., Тухфатуллова Х.Х.га, директор киңәшчесе Фаттахова З.Ф.га, укучыларыбызга, класс җитәкчеләренә, әти-әниләребезгә рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз, оештыру сәләтегез ярдәмендә, бу чара чын сәнгать кичәсенә әверелде. Бал укучыларда илебез мәдәниятенә һәм тарихына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәр, аларның күңелендә мәктәп еллары турында якты истәлекләр калдырыр дип ышанабыз.__________________________________
22 и 23 октября актовый зал нашей гимназии превратился в бальный зал XIX столетия. Атмосфера ушедшей эпохи наполнила всё вокруг: звучала чарующая классическая музыка, царили изысканные светские манеры. Юные дамы блистали в пышных платьях, а кавалеры — в строгих фраках и элегантных костюмах.
Каждый класс подготовил и представил зрителям уникальные выступления. В программе бала гармонично сочетались величавый полонез, плавный классический вальс, зажигательная мазурка и наполненный национальным колоритом татарский вальс.
Сцена стала местом встречи двух великих культур — русской и татарской. Участники воссоздали атмосферу литературного салона Фуксов и «Шарык клубы» в Казани начала XX века. Со сцены звучала русская и татарская речь, а строки из произведений Габдуллы Тукая перекликались с творчеством Александра Пушкина, подчеркивая многовековую историю и дружбу наших народов.
Театральная часть бала оживила страницы романа «Евгений Онегин»: трогательная сцена с письмом Татьяны. Отдельный блок был посвящен Царскосельскому лицею. Диалоги Пушкина, Пущина, Кюхельбекера и Дельвига о чести и лицейском братстве дополнил зрелищный номер «Фехтовальщики».
Кульминацией вечера стал традиционный конкурс «Лучший костюм», где были отмечены самые точные, исторически достоверные и изящные образы.
Отдельные слова благодарности хочется выразить организаторам, педагогам, родителям и всем участникам бала. За кулисами осталась колоссальная подготовка: репетиции танцев, подготовка костюмов, разучивание ролей и стихов. Благодаря вашей работе, стараниям, вниманию к деталям и артистическому мастерству, зал в течение двух дней жил в поистине восхитительной праздничной атмосфере.
Это мероприятие стало для детей настоящим окном в культуру и историю нашей страны. Благодаря усилиям ребята смогли прикоснуться к эпохе, прочувствовать её эстетику и высокие идеалы. -
Орлята — спортсмены! Осенняя спартакиада в начальной школе 23.10.2026

В нашей гимназии прошла яркая и энергичная осенняя спартакиада среди начальных классов. Наши «Орлята» доказали: они не только отлично учатся, но и растут настоящими спортсменами! Президент России Владимир Путин не раз подчёркивал, что спорт воспитывает в человеке ответственность, дисциплину и целеустремлённость — «те качества, что позволяют достичь успеха и личного, и в служении своему народу, своей стране» . И наши ребята на деле подтвердили эти слова: в эстафетах, прыжках и командных играх они показали характер, волю к победе и умение поддерживать друг друга. Глава государства также отмечал, что «ценности и ориентиры, заложенные в человека в юном возрасте, зачастую определяют всю его взрослую жизнь, а спорт и физическая культура — это всегда путь к успеху» . Именно такие моменты, как сегодняшний, закладывают в детях любовь к активному образу жизни и веру в собственные силы. Гордимся нашими юными чемпионами и желаем им новых побед — и на спортивной площадке, и в жизни!








