МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А |
| Телефон: | +7(843)-522-68-18 |
| E-Mail: | S103.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №103" |
| Руководитель: | Хабибуллин Ринат Накипович |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 959 (являющихся иностранными гражданами - 7 чел) |
| У нас учат: | 53 |
Новости школы №103
Абдулла Алиш эзләреннән
Опубликовано: 30.04.2015
2015 елның 28 нче апрелендә Казан шәһәре Совет районы 20 нче гимназия базасында “Абдулла Алиш эзләреннән” исемендәге 1 нче төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы булды. Безнең 103 нче мәктәптән 10А сыйныфы укучысы Шакиров Илмир (җитәкчесе Мусин И.И.) үзенең иҗат җимешләрен шушы конференциягә катнашучы буларак җибәрде. Ул “Шигърият бакчасында” дип исемләнгән секциядә катнашты һәм бүген конференциянең йомгаклау этабына чакыру алды.
Конференциягә төрле төбәкләрдән 1200 эш тапшырылган. “Иҗат” номинациясе генә дә үзенең эченә 800 дән артык эшне туплаган. Ә чакырылучылар бары тик 80 кешене тәшкил итте. Яшь шагыйребез Илмир Шакиров бу бәйгедә лауреат исемен алды. Аның иҗат җимешләре конференция җыентыгына кертелде. Бу дәрәҗәле дипломны академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов кулыннан алу гына да ни тора! Без аны тәүге җиңүе белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә каләм чарлавын, яңа үрләр яулавын телибез. Афәрин, Илмир!
К списку новостей










