МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А |
Телефон: | +7(843)-522-68-18 |
E-Mail: | shcool103@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Школа №103" |
Руководитель: | Хабибуллин Ринат Накипович |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 965 (являющихся иностранными гражданами - 5 чел) |
У нас учат: | 53 |
Новости школы №103
Фәнис Яруллин иҗатына багышланган республика фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 09.02.20249 нчы февраль- Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Фәнис Яруллинның туган көне. Бу көнне Фәнис Яруллин иҗатына багышланган укучыларның һәм укытучыларның республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Ике елга бер узучы әлеге конференция матур бер традициягә әйләнеп бара. Бүгенге залда әдәбият өлкәсендә сәләтле укучылар һәм укытучылар җыелды.Фәнис Яруллин үзенең язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Ә без, укытучылар, яшь буынны аның үрнәгендә тәрбиялибез.
Сегодня состоялась республиканская научно-практическая конференция учащихся и педагогов, посвященная творчеству народного поэта РТ Фаниса Яруллина. Раз в два года эта конференция становится прекрасной традицией.
Бу зур тантанада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре,сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методик бүлегенең милли мәгариф эше буенча методисты Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча бүлек башлыгы урынбасары Эльмира Хәниф улы Хәмидуллина, “Бала-Сити” халыкара мәктәбе укытучысы, филология фәннәре кандидаты, кафедра доценты Мингазова Сәвия Галимҗан кызы (Фәнис абыйның якын туганы), Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының методик берләшмәсе җитәкчеләре, Яңа Савин районы “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе”нең ветеран укытучылары, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаштылар. Мәктәбебезнең “Җилкәннәр” татар театры балалар коллективы Фәнис Яруллинның “Исемсез кыз” исемле әкият-пьесасын тәгъдим иттеләр.
Республика конференциясе бик эчтәлекле булды.Янып торучы укучыларны һәм укытучыларны күреп күңел сөенде. Дәвамлы эшләр булсын!
Мин халкымның баласы,
Килми арып каласы-
Халык күңеленә таба
Барасы да барасы.
Ф.Яруллин
К списку новостей