• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ново-Савиновский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А
Телефон: +7(843)-522-68-18
E-Mail: shcool103@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №103"
Руководитель: Хабибуллин Ринат Накипович
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 943 (являющихся иностранными гражданами - 8 чел)
У нас учат: 53

Новости школы №103

Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Туземнәр генә бәхеткә лаек

Опубликовано: 09.02.2020

«Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Туземнәр генә бәхеткә лаек». Фәнис абый Яруллинның әлеге сүзләре һәр кешенең тормыш девизына әйләнсен иде.

9 нчы февраль - Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Фәнис Яруллинның туган көне. Шул уңайдан 8 нче февральдә рус-татар гомуми белем мәктәбендә Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Мин тормышка гашыйк” исемле республика фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.
Мәктәптә укучылар һәм укытучылар көче белән язылган хезмәтләр нигезендә фәнни-гамәли конференция уздыру матур традициягә әйләнде.
Зур тантанада Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гиззатуллина Энҗе Хабировна, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Фаттиев Марат Минтагирович, төрле өлкәдәге хезмәткәрләр, республика мәктәпләре укытучылары һәм укучылары катнашты. Конференциянең тантаналы өлеше Фәнис Яруллинның туган көненә багышланган әдәби кичә белән башланып китте. Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләре ,җырлары белән үрелеп барды.
Кичәбезнең герое бөтенебез өчен дә үрнәк һәм көчле, татар хатын-кызларына хас булган сабырлыкны, тыйнаклыкны, акылны үзенә җыйган,Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсия апа иде. Шулай ук аның сеңлесе, филология фәннәре кандидаты Сәвия Минһаҗева да безнең белән бергә булды. Нурсия апа хөрмәтенә Мәскәү өлкәсенең региональ татар-милли мәдәният автономиясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Шарифгалиева Фәнилә Файзелгаяновна, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗаннан җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм чарасында җырчы, көйләр язучы Әбри Хәбриев шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкарды һәм Фәнис ага турында истәлекләре белән бүлеште. Мәктәп директоры Хәбибуллин Ринат Нәкыйп улы килгән кунакларга,татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм катнашкан укучыларга үзенең рәхмәтен белдерде. Кичәдәге әлеге матур мизгелләр һәрберебезнең хәтерендә озак сакланыр.
Килгән кунакларны, фәнни эштә катнашучы укытучыларны һәм укучыларны Фәнис абый Яруллин музеенда да җылы каршылау булды. Музейда мәктәп укучылары әдипнең тормышын һәм иҗатын барладылар. Фәнис Яруллин үзенең язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә.
Быелгы конференциягә республика мәктәпләреннән 100 гә якын фәнни-гамәли эшләр кабул ителде, алардан 65 е чыгыш ясарга тәгъдим ителде. Фәнни-гамәли конференция үзенең эшен 7 секциягә бүлеп эшләде. Катнашучы “яшь галим” нәр сайланган темаларның актуаль булуын; проблеманы чишүнең тирәнлеге, тулылыгы, үзенчәлекле ысуллары кулланылган булуын; фәнни эштә логик эзлеклелек саклануны; мөстәкыйль фикер йөртүен; сөйләм, аралашу культурасын; иҗади эш темасын ачу дәрәжәсен; жюри биргән сорауларга жавапларның төгәллеген бурыч итеп куйдылар.
Конференциядә катнашучыларның фәнни-гамәли эшләрен һәм чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе методистлары, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре кергән жюри бәяләде.
Конференциядә җинүче укучыларга һәм укытучыларга Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары тапшырылды.
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗаты укучылар күңелендә мәңге сакланыр.

 

Фото : https://vk.com/album-44170100_270317296



К списку новостей