МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А |
| Телефон: | +7(843)-522-68-18 |
| E-Mail: | S103.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №103" |
| Руководитель: | Хабибуллин Ринат Накипович |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 959 (являющихся иностранными гражданами - 7 чел) |
| У нас учат: | 53 |
Новости школы №103
Туган телдә шигырем
Опубликовано: 21.02.2019
Бүген- 21 нче февраль. Һәр милләт,һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне. Безнең мәктәптә бу көн олы бәйрәм төсен алды.Мәктәбебездә 11 төрле милләт баласы белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле үзенә газиз. Ата – ана теле барлык милләт кешеләре өчен дә җанга бик якын тел. Бәйрәм Тукайның “Туган тел”е җырыбелән башланып китте.“Туган телдә шигырем" конкурсында да төрле милләт балалары бик теләп катнашты. Бәйрәмдә 4,5- 8 нче сыйныф укучылыры татар,рус, инглиз, әрмән, дагестан телләрендә чыгыш ясадылар. Һәр милләт баласы үзенең туган телендә сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Һәр бала ана теленә булган мөнәсәбәтен , олы ихтирам хисен җыр - биюләр, шигырьләр аша белдерде.Туган телнең матурлыгын тоярга, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткән бәйрәмдә катнашучы укучыларга олы рәхмәтемне белдерәм.
Язманы 103 нче рус-татар урта мәктәбенең милли эшләре буенча директор урынбасары Зиатдинова Нәфисә Вәли кызы әзерләде.
--
К списку новостей










