• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ново-Савиновский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А
Телефон: +7(843)-522-68-18
E-Mail: S103.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №103"
Руководитель: Хабибуллин Ринат Накипович
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 959 (являющихся иностранными гражданами - 7 чел)
У нас учат: 53

Новости школы №103

“ Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр”. Ризаэддин Фәхреддин.

Опубликовано: 09.02.2019

      Әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау; укучыларда фәнни - эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; татар шагыйрьләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау; укучыларда Фәнис Яруллин иҗатына һәм татар әдәбиятына мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү максатыннан, 8 нче февральдә, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» исемле шәһәр мәктәпләре укучыларының фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Ике елга бер тапкыр укучылар көче белән язылган хезмәтләр нигезендә фәнни-гамәли конференция уздыру матур традициягә әйләнде.
      Зур тантанада Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя ханым, төрле өлкәдәге хезмәткәрләр, Казан шәһәре мәктәпләре укучыларының фәнни җитәкчеләре катнашты. Бәйрәм Фәнис Яруллинның туган көненә багышланган музыкаль- композиция белән башланып китте. Укучылар сәнгатьле итеп шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын башкарды.
      Быелгы конференциягә шәһәр мәктәпләреннән 100 гә якын фәнни-гамәли эшләр кабул ителде, алардан 60 ы чыгыш ясарга сайлап алынды. Фәнни-гамәли конференция үзенең эшен 5 секциягә бүлеп эшләде. Катнашучы “яшь галим” нәр сайланган темаларның актуаль булуын; проблеманы чишүнең тирәнлеге, тулылыгы, үзенчәлекле ысуллары кулланылган булуын; фәнни эштә логик эзлеклелек саклануны; мөстәкыйль фикер йөртүен; сөйләм, аралашу культурасын; иҗади эш темасын ачу дәрәжәсен; жюри биргән сорауларга жавапларның төгәллеген бурыч итеп куйдылар.
Конференциядә катнашучыларның фәнни-гамәли эшләрен һәм чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, Казан шәһәре                  Башкарма комитеты мәгариф идарәсе методистлары, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм Казан шәһәре Яна Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары кергән жюри бәяләде.
Конференциядә җинүче укучыларга Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе дипломнары, катнашучыларга сертификат тапшырылды.
Татарстанның халык шагыйре , Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллин иҗаты укучылар күңелендә мәңге сакланыр.

Фотоальбом: https://vk.com/album-44170100_260591218



К списку новостей