МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А |
| Телефон: | +7(843)-522-68-18 |
| E-Mail: | S103.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №103" |
| Руководитель: | Хабибуллин Ринат Накипович |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 959 (являющихся иностранными гражданами - 7 чел) |
| У нас учат: | 53 |
Новости школы №103
Фәнис Яруллинның тууына 80 ел
Опубликовано: 10.02.2018
9 нчы февраль - Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, “Халыклар дуслыгы” ордены иясе Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилей көне. Менә шул уңайдан 8 нче февральдә Казан шәһәре Яңа Савин районы 103нче рус –татар урта мәктәбендә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичә булды. Бәйрәм тантанасында Татарстанның халык шагыйре , Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты , Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре , Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, балалар шагыйрәсе, “Шәһри Казан” газетасы хезмәткәре Йолдыз Шәрәпова, Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя ханым, шагыйрь иҗатын барлап торучы туганы Сәвия Хәкимова, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗевләр катнашты.
Башта килгән кунакларны Фәнис Яруллин музеенда җылы каршылау булды. Аннан соң мәктәпнең актлар залында Фәнис Яруллинның тууына 80 елтулу га багышланган искә алу кичәсе башланып китте.
Кичәдә мәктәп укучылары Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатын барладылар.Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләре, җырлары һәм иҗаты турындагы презентация белән бергә үрелеп барды. Фәнис Яруллин үзенең язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең берсе-тормыш иптәше Нурсөя ханым. Кичәбезнең иң олы кунагы -Нурсөя апа хөрмәтенә дә җылы сүзләр әйтелде, җырлар җырланды. Шагыйрьнең төрле елларда, төрле темаларга язылган күп кенә шигырьләрен укучылар сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә ахырында мәктәп директоры Хәбибуллин Ринат Нәкыйп улы килгән кунакларга, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм катнашкан укучыларга үзенең рәхмәтен белдерде.
Татарстанның халык шагыйре , Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллин иҗаты укучылар күңелендә мәңге сакланыр.Язманы шагыйрьнең үз шигыре белән тәмамлыйсы килә:
…Без янмаган хисләр сезгә кала,
Без ачмаган дөнья серләре.
Без язмаган җырлар сезгә кала,
Без менмәгән дөнья үрләре.
Без башлаган эшләр сезгә кала,
Видео :
К списку новостей










