• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ново-Савиновский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А
Телефон: +7(843)-522-68-18
E-Mail: S103.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №103"
Руководитель: Хабибуллин Ринат Накипович
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 959 (являющихся иностранными гражданами - 7 чел)
У нас учат: 53

Новости школы №103

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Опубликовано: 23.03.2017

Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел Нәүрүз бәйрәмен 22 мартта үткәрдек. Оештыручылар татар теле һәм әдәбияты укытучылары аңа бөтен көчен куйдылар, һәркемне катнаштырырга тырыштылар.
Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең монда килүе ямь өстәде. Аның артыннан Кыш бабай килде. Нәүрүзбикә белән озак “тарткалаштылар”, бигрәк тә кышның китәсе килмәде. Балалар озакка сузылган суыклардан, авырулардан тәмам арыган. Шуңа да Кыш бабайны якламадылар. Ул укучылар белән җырлап- биеп, күңел ачып калырга ашыкты. Нәүрүзбикә үзенең бүләкләрен өләште.
Укучылар кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү , аркан тарту ярышларында көч сынаштылар. Ләкин җиңелүче булмады, һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды. Башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, тапкыр икәнлекләрен күрсәттеләр, милли уеннарны яратып уйнадылар . Бәйрәм күнелле рухта барды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә уртак тел табып, бергә күңел ачтылар.

Бәйрәм азагында Нәүрүзбикә балаларны коймак белән сыйлады..
Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф- гадәтләре, кыйммәте бар. Татар халкының милли йолаларын кечкенәдән үк балаларга аңлатсак, бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас.

Мәктәп администрациясе Нәүрүз бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итүләре өчен 10б сыйныфы укучылары Кукаркин Булатка , Дадажанова Мәстүрәгә, Мотыйгуллина Камиләгә, 10А сыйныфы укучысы Сафина Камиләгә, 5А сыйныфы укучылары Даутов Әмиргә , Шәрәфиева Зәринәгә, 6А сыйныфы укучысы Калабанова Анжелага рәхмәт белдерә! 



К списку новостей